Site icon Ватаным Татарстан

Төзелештә эшләүче 40 кеше агуланып хастаханәгә озатылган

Камчаткада «Петропавловск-Камчатский» аэропорты терминалын төзүче эшчеләр күпләп агуланган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Агуланучы 40 кешене төрле хастаханәләргә озатканнар. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү башлаган. Эшчеләрнең барысы да төзелә торган объектта урнашкан бер кафеда ашаган. Хәзер анда Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор белгечләре эшли.

Беренчел мәгълүматлар буенча, агулануның сәбәбе – гастроэнтерит.

Табиблар пациентларның уртача һәм җиңел авырлыктагы халәттә булуларын һәм кирәкле ярдәм күрсәтелүен хәбәр иткәннәр.


Exit mobile version