Site icon Ватаным Татарстан

Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк

2024 елда Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өч көн дәвамында – 15, 16 һәм 17 мартта булачак. Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе әнә шундый карар чыгарды.

Үзәк сайлау комиссия башлыгы Элла Памфилова әйтүенчә, Россиядә берничә көн дәвамында тавыш бирү традициягә әверелде һәм мондый ысулны сайлаучылар да үз итеп өлгергән. Элла Памфилов сүзләренә караганда, берничә көн дәвамында тавыш бирү мөмкинлеге сайлаучыларга үз вакытын планлаштырырга, тавыш бирергә теләге булып та, моны эшли алмаган кешеләрне сайлау участокларына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Билгеле булганча, 7 декабрьдә Федерация Советы Россия Президентын сайлауны 17 мартка билгеләгән иде. Илнең гамәлдәге Президенты Владимир Путин әлегә сайлауда кандидат булып катнашу-катнашмавы турында рәсми рәвештә әйтмәде.


Exit mobile version