Site icon Ватаным Татарстан

Салават Фәтхетдиновның гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан

Татарстанның халык  артисты Салават Фәтхетдиновның иң кечкенә оныгы улы Рөстәмнең малае Дамир, авырап, хастаханәгә эләккән. Бу хакта аның килене Рузия сүзләренә сылтама белән Шәһри Чаллы хәбәр итте.

«Кайвакыт шулай да була. Балам, җаным…» – дип язган ул, үзенең социаль челтәрдәге битендә, хастаханә палатасы кадрларын күрсәтеп.

Моннан 9 ай элек, Җиңү бәйрәмендә туган Дамирга авыруны тиз арада җиңеп чыгарга насыйп булсын.

 


Exit mobile version