Site icon Ватаным Татарстан

Казанда пациентлар саны күп булу сәбәпле поликлиникаларның эш вакытын үзгәртәчәкләр

Пациентлар саны арту аркасында Казанда поликлиникаларның эш вакыты артачак. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзер терапевтны һәм педиатрны йортка чакыру шалтыратулары 21.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, ә табиблар 22.00 сәгатькә кадәр чакыруларга чыгачак.

Дежур терапевтлар һәм педиатрлар поликлиникаларда төнге 12 гә кадәр эшләячәк.


Exit mobile version