Site icon Ватаным Татарстан

Казан Яңа ел каникулында торакны броньлау буенча Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

Казан Яңа ел чорында торакны броньлау буенча Россия шәһәрләре арасында өченче урынга чыккан. Барлык сәяхәтчеләрнең 5 проценты Татарстан башкаласы кунакханәләрен броньлаган. “МТС Travel” үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шундый.

Декабрь ахырында Яңа ел каникулы чорында Россия кунакханәләренә ихтыяҗ 2022 елның декабрь аендагыга караганда 12 процентка арткан. Мәскәү эчке юнәлешләр арасында иң популяр шәһәргә әйләнгән. 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр броньланган урыннарның һәр бишесенең берсе башкалага туры килә. Бер ел эчендә кунакханәгә ихтыяҗ дүрттән бер өлешкә арткан. Туристларда популярлык буенча икенче урында –Санкт-Петербург. Броньланган һәр ун урынның берсе шуңа туры килә. Ә инде лидерлар өчлеген Казан (5%) төгәлли.
Түбән Новгородка ихтыяҗ да арта. Сәбәбе – шәһәрдә туризмны һәм гастрономия тармагын актив төстә үстерү. Шулай ук Тула һәм Ярославль дә туристларның яраткан юнәлешләре арасына кергән.
Яңа ел каникулы чорында кунакханәнең уртача бәясенә килгәндә, бер ел эчендә 15 процентка артып, тәүлегенә 6300 сум тәшкил иткән. Казанда шушы чорда кунакханәдә урын броньлауның уртача бәясе тәүлегенә 8 700 сум тора. Сәяхәтчеләр торакны гадәттә 3 көнгә броньлый.


Exit mobile version