Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә яшәүчеләрнең 79 проценты Владимир Путинга ышана

Россиядә яшәүчеләрнең 79 проценты Владимир Путинга ышана, 81 проценты аның гамәлләрен уңай бәяли. Бу хакта “РИА Новости” Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды мәгълүматларына таянып яза.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның 79 проценты Россия Президнтына ышануы, 12 проценты – ышанмавы турында белдергән. 9 процентының дәүләт башлыгы гамәлләреннән канәгать булмав ачыкланган.
Сораштыру быел 12-14 ныйнварда 104 торак пунктта барлыгы 1,5 мең кеше катнашында уздырылган.
Моңа кадәр Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты, Владимир Путинга яңа президентлык срогына сайланырга кирәк, дип саный.


Exit mobile version