Site icon Ватаным Татарстан

Узган ел унөч кешедә бруцеллез авыруы ачыкланган

Татарстанның өч предприятиесендә санитар һәм ветеринар кагыйдәләр үтәлеп бетмәү нәтиҗәсендә, унөч кешедә бруцеллез авыруы ачыкланган. Бу турыда Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе коллегиясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Шундый ук хокук бозулар терлекләрдә туберкулез авыруы ачыкланган тагын ике оешмада теркәлде. Туберкулезның микобактерияләре бруцелла кебек үк актив булмаганга күрә генә хезмәткәрләре авырмады, — диде ул.


Exit mobile version