Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ир белән хатын мунчада һәлак булганнар

Кичә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Сабай авылында фаҗига булган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, биредә гаилә пары һәлак булган. Аларның гәүдәләрен мунчада тапканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе яну продуктлары белән агулану булган.

Вакыйга урынына район прокуроры Раил Шәймәрданов чыккан. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.


Exit mobile version