Site icon Ватаным Татарстан

Путин махсус хәрби операциянең ни өчен иртәрәк башланмавын аңлатты

РФ Президенты Владимир Путин ни өчен Россия  Украинада махсус хәрби операцияне иртәрәк башламаган дигән сорауга җавап бирде. Дәүләт башлыгы бу хакта журналист Павел Зарубинга сөйләде.
«Без партнерларыбызның намуслылыгына өметләндек, — дип белдерде Президент. — Минскта ирешелгән килешүләр үтәләчәк, дип көттек».
Аның сүзләренчә, соңрак кына Франция белән Германиянең бу килешүләрне үтәргә җыенмавы ачыкланган.


Exit mobile version