«Киләчәк уеннары» турниры гимнын язучылар Иван Дмитриенко һәм диджей Smash журналистларга аны язу тарихын сөйләде.
— Фиджиталның башта ни икәнен аңлаттылар, — диде Ваня Дмитриенко. — Минем өчен монда чыгыш ясау бик дулкынландыргыч. Бу вакыйганың әһәмиятен барысы да аңлый. Ул бик уникаль.
Ваня ачылыш алдыннан дулкынлануын да әйтте.
— Барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Без бу гимнны берничә тапкыр яздырып карадык. Ул бик оптимистик килеп чыкты, — диде музыкант.