Site icon Ватаным Татарстан

Казаннан 17 юнәлешкә субсидияле авиарейслар ачыла

Быел Казаннан 17 юнәлеш буенча авиарейслар субсидияле булачак. Мондый самолетларга билет бәяләре пассажирлар өчен арзангарак төшәчәк, дигән сүз. Билет бәясенең бер өлешен түләүне дәүләт үз өстенә ала чөнки. Рейслар исемлеген “Росавиация” раслаган. Бу хакта “rbc” яза.

Шулай итеп, Калугага, Киров, Мурманск, Нальчик, Түбән Новгород, Новокузнецк, Яңа Уренгой, Омск, Пермь, Петрозаводск, Салехард, Самара, Сургут, Тобольск, Томск, Улан-Удэ һәм Ярославль шәһәрләренә очкычта утырып барырга теләүчеләр арзанлырак билетка өметләнә алачак.
Казанга төбәкара рейслар программасы кысасында Абаканнан, Барнаул, Волгоград, Таулы Алтай, Иркутск, Нарьян-Мар, Сыктывкар, Ханты-Манси һәм Чиләбедән рейслар күздә тотылган.


Exit mobile version