Путин бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү системасын камилләштерергә кушты. Бу хакта ул Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.
– Хөкүмәткә 2025 елда бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүнең яңа моделен булдыруны, ә 2026 елда карар кабул итүне кушам, – диде ул.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсе төрле.
– Ә бит табиб һәм укытучы эше бөтен җирдә дә бер үк дәрәҗәдә җаваплы, – дип искәртте Путин.