Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда министр урынбасарын эшеннән җибәрергә мөмкиннәр

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов, ышанычны югалту сәбәпле, республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гариповны эшеннән алуны таләп иткән. “Реальное время” язганча, бу җәһәттән республика Премьер-министры Алексей Песошинга тиешле документ инде өч ай элек җибәрелгән булган. Әмма Министрлар Кабинеты комиссиясе моны шушы араларда гына хуплаган. Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге вазгыятьне аңлатудан баш тартканнар.

Татарстан прокуроры дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрне үтәү буенча комиссия утырышында катнашкан.

Басмада хәбәр ителгәнчә, Айрат Гарипов 2020 елда чит ил компаниясенең 100 акциясен сатып алган. Шул рәвешле ул дәүләт хезмәткәрләренә карата өч федераль законда билгеләнгән тыюны бозган.


Exit mobile version