Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 14 яшьлек үсмерне эзлиләр

23 февраль көнне Башкортстанның Үчәлле районы Иске Муйнак авылында бер үсмер малай югалган. Бу хакта “Татар-информ” “ЛизаАлерт” коткару-эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза.

Малайның Татарстанда булу ихтималын әйтәләр.

14 яшьлек үсмер куе зәңгәр төстәге куртка, кара чалбар, куе зәңгәр кроссовка һәм бәйләнгән кара башлык кигән булган.

Югалган малайның билгеләре: буе – 140 см, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт күзле.

Үсмер турында ниндидер мәгълүматка ия булучылардан 112 яки 8-800-700-54-52 телефоннары аша шалтыратып хәбәр итү сорала.


Exit mobile version