Site icon Ватаным Татарстан

Табиб ни өчен язын башка кимичә йөрергә ярамавын аңлаткан

Аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин бу.
Язын урамда башлыксыз йөрү салкын тиюгә, ОРЗ, ОРВИ, гайморитка китерергә мөмкин. Шул сәбәпле безнең белән даими “яшәүче” хроник инфекцияләрнең дә көчәю куркынычы бар. Табиб-терапевт Людмила Лапа “РадиоSputnik” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Табиб шулай ук юеш чәч белән урамга чыкмаска киңәш иткән. Салкын тидерү белән яный бу чөнки, дигән белгеч.


Exit mobile version