Site icon Ватаным Татарстан

Кабан күленең яр буен төзекләндерү киләсе елда дәвам иттереләчәк

Бу эшне башкару өчен ике елга якын вакыт таләп ителә.

Казанда Кабан күленең яр буен төзекләндерүнең өченче чираты 2025 елда башланачак. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина белдергән, дип яза “KasanFirst”.

Шулай итеп, киләсе елда Шиһабетдин Мәрҗани урамында 1,5 чакрым озынлыкта яр буен тәртипкә китерү күздә тотыла. Бу эшне башкаруга ике ел чамасы таләп ителәчәк. Җәяүлеләр юлының озынлыгы 5 чакрым тәшкил итәчәк.

Зиннәтуллина әйтүенчә, төзекләндерүдә тиңдәшсез архитектура яңалыкларыннан файдаланылачак. Проект шәһәр мэриясе, Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты, Татарстан шәһәрләрен үстерү институты һәм “Архитектура десанты” бюросы ярдәмендә булдырылган.


Exit mobile version