Site icon Ватаным Татарстан

Нурлат янында юл фаҗигасе урыныннан коточкыч фотолар пәйда булган

Авариядә бер машина икегә бөкләнеп килгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Нурлат янында 3 кешенең үлеменә китергән юл фаҗигасе урыныннан фотосурәтләрне дөньяга чыгарган, дип яза “KazanFirst”. Котчыкмалы фаҗигадә 3 кешенең гомере өзелгән, икесе хастаханәгә озатылган.

Фотосурәтләрдән күренгәнчә, бик көчле бәрелешүдән бер машина икегә бөкләнеп килгән.

Хәзерге вакытта ашыгыч хезмәтләр һәм полиция вәкилләре авария урынында эшли. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Нурлат районындагы трассада ике “Лада” бәрелешкән.
Авариядә бер машинаның йөртүчесе һәлак булган, икенче машина шоферы хастаханәгә озатылган.


Exit mobile version