Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Алдынгылар хәрәкәте» турында: Барлык башлангычларыгызда ярдәм итәрбез

Сезнең белән киләчәгебез өметле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Алдынгылар хәрәкәте” илкүләм иҗтимагый хәрәкәте катнашучыларын әнә шулай дип мактады. Рәис Татарстан башкаласында уза торган “Алга! Поехали” республикакүләм форумында катнашты. Аның кысасында “Алдынгылар хәрәкәте” илкүләм иҗтимагый хәрәкәтенең республикадагы бүлегендә тормышка ашырылучы проектларын тәкъдим иттеләр, иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. Форум 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

Татарстан Рәисе үз чыгышында билгеләп үткәнчә, форумга иң-иңнәр генә җыелган. Аның фикеренчә, бу хәрәкәт тә үзенең кирәк булуын раслаган.

– Без туган ягыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, әти-әниләребезне яратмасак, традицияләребезне сакламасак, киләчәк булмаячак бит. Ләкин безгә мондый куркыныч янамый. Чөнки безнең сезнең сыман актив, битараф булмаган яшьләребез бар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без сезгә ышанабыз! Сезнең барлык башлангычларыгызны хупларга, сезгә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Сезгә федераль дәрәҗәдә дә ярдәм күрсәтелә, сез бу мөнәсәбәтне тоясыз.

Белешмә өчен


Exit mobile version