Site icon Ватаным Татарстан

Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды

Гүзәл Уразованың Мәскәү хастаханәсендә операция ясатуы турында хәбәр иткән идек. Җырчы бүген хастаханә язылучылары белән элемтәгә чыкты. Шулай ук аның нинди операция ясатуы ачыкланды.

«6 сәгать операция кичердем. «Барысы да яхшы үтте», – диделәр. Әле наркоздан чыкканны сөйләп көлдерделәр. «Гузель, ты в реанимации», – диләр икән миңа, аңыма килгәч. Мин: «Я в реанимации? А я думала на фотосессии», – дигәнмен. Директка бик күп теләкләр килгән. Зур рәхмәт. «Шулай кирәк сиңа» дип язган кешеләр дә бар. Аларына игътибар бирмибез инде хәзер. Саулык булса, җитә бары да. Мин сезне яратам, исән-имин булыгыз», – дип хәленең алга таба баруын әйткән Гүзәл.

Интертат ачыклаганча, Гүзәлнең пластик операция ясатуы ихтимал.

 


Exit mobile version