Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда коточкыч юл фаҗигасендә җәяүленең аягы өзелгән

Фаҗига алдагы көнне кичке 10 тирәсендә Казанның Ямашев проспектында килеп чыккан.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә кичә кичке 10 тирәсендә “Химиклар” сарае янында Ямашев проспектында булган коточкыч юл фаҗигасе турында тәфсилләбрәк сөйләп үткәннәр. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Башланыч мәгълүматларга караганда, “Pegeout” кроссоверы (рулендә 30 яшьлек ир-ат булган), гаять югары тизлектә килеп, юл аша тиешсез урыннан чыгып баручы ир-атны таптаткан. Бик көчле бәрелүдән 40 яшьлек ир-ат машинадан берничә метр ераклыкка читкә “очкан”, иномарканың тәрәзәсе коелып төшкән. Җәяүле шундук җан биргән.


Exit mobile version