Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 74 яшьлек ир-ат квадроциклда әйләнеп капланган

Югары Ослан районының Печище авылында 74 яшьлек ир-ат квадроциклда әйләнеп капланган һәм һәлак булган. Бу хакта “Татар-Информ” Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарының Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Бу атнада районда мототехниканың икенче тапкыр фаҗигагә юлыгу очрагы икән инде бу. Чәршәмбе көнне мотоциклчы, йөк машинасына бәрелеп, бик каты имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән.


Exit mobile version