Site icon Ватаным Татарстан

100 баллылар. Татар мәктәпләрен тәмамлаучылар БДИны яхшы тапшыра

Физика, математика, химия фәннәрен татарча укып, БДИ биреп буламыни? Урысча укыганнар гына кеше була, дип уйлаучы әти-әниләргә җавап­ны имтихан нәтиҗәләре үзе күрсәтә. Татар мәктә­бендә белем алып, 100 ге­нә түгел, хәтта 400ләп балл җыеп була. Ә акыллы башларга дәрәҗәле вузлар­ның ишекләре һәр­вакыт ачык. Тагын ни кирәк?

Узган атнада газета бит­ләрендә Казанның 2 нче гимназиясе укучысы Рамил Баһа­виевның 299 балл туплавы турында язып чыккан идек. Соң­гы имтихан нәтиҗәләре бар­ланган бу көннәрдә аның информатикадан да 100 балл җыйганы билгеле булды.

– Унбер ел буе бары татарча гына укыдым. Әти-әниләр балаларын татар мәктәп­лә­ренә бирергә курыкмасын иде. Татарча уку белем алырга, имтиханны уңышлы тапшырырга берничек тә комачауламый. Киресенчә, үс­терә генә. Иң мөһиме – аңлап уку. Милләтне алга җибәрү үзе­бездән тора. Барысы да гаи­ләдән башлана. Өйдә дә татарча аралашабыз. Урамда да туган телемдә сөйләшергә читенсенмим. Татарчаның ояла торган бер җире дә юк, – ди Рамил, горурланып. Алга таба да ул татар рухын сакларга җыена. Аның математика буен­ча галим буласы килә. Киләчәктә татар мәк­тәбендә укыту насыйп булса, бик шат булыр идем, ди. Югары балл туплавына әле дә ышанып җитми. “Әти-әни­лә­рем хисчән кешеләр түгел, әмма аларның күзләреннән минем өчен сөенүләрен күр­дем”, – ди. Рамил сынауларга көн-төн әзер­ләнмәгән. Дәрес­ләрне күңе­ленә сеңдереп, өй эшләрен вакытында эшләгән. Менә уңышның сере нидә! Дуслары белән аралашырга да, спорт белән шөгыль­лә­нергә дә вакыт тапкан. Кайсы вузны сайлаячагын әле төгәл хәл итмәгән.
– Әти-әниләрнең татарча укуга карата шик белдерүе – бер, әмма укытучыларның да аңлавы бик мөһим. Укытучы, татарча укытып, нәтиҗәләргә ирешеп булуга ышанмаса, моңа әти-әниләрне ышандыра алмаса, бернәрсә дә барып чыкмый. Әти-әниләр фәнне яхшы белгән укытучыны сайлый. Милли мәктәптә, аның язмышында мөгаллимнең роле зур. Рамил – бик сәләтле, тырыш укучы, әмма аның уңышлары укытучыларга да бәйле, – ди гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина.

Экологиядән бөтенрос­сия олимпиадасы җиңүчесе һәм био­логиядән илкүләм бәй­­ге призеры – Балтач мәк­тәбе укучысы Гүзәл Сәгыйтова да химия, биологиядән – 100әр, урыс теленнән 98 балл җый­ган. Гүзәлгә уку елы дә­ва­мында илнең күп уку йортларыннан чакырулар килгән, 25 меңәр сум стипендия вәгъ­дә иткәннәр. Ул Мәскәү дәүләт медицина университетында табиб-тикшеренүче белгечлеген үзләштерергә җыена. “Өйдә дә, мәктәптә дә татарча аралашабыз. Мәктәптә фән­нәр­не ике телдә дә укыйбыз. Татар мохитенең дә файдасы зур. Күбрәк тел белгән саен яхшырак. БДИ ул – бәхет эше, имтиханнарның авырлыгын сизмәдем”, – ди Гүзәл.

Башка татар мәктәплә­рен­дә хәлләр ничек икән? Алар­ның укучылары сынауларны ничек тапшыра?

Алабуганың 1 нче татар гимназиясе директоры урын­басары Ләюзә Вагыйзова бел­дергәнчә, узган ел уку йорты 9 һәм 11 нче сыйныф укучы­ларының имтихан нәтиҗә­ләре буенча районда беренче урынга чыккан. Узган елларда урыс теленнән йөз балл туплаучылар булган. “Ба­лалар урысча да, татарча да рәхәтләнеп сөйләшә. Өчен­че тел кертүне дә хуплыйм, аның бернинди зыяны да юк. Күп тел белү фи­керләү сәләтен арттыра. Имтиханнарны быел да әйбәт бирделәр”, – ди ул.

Быел башка еллардан аермалы буларак, 1 нче сыйныфка өч параллель тупламакчылар. “Күршедәге бакча балаларын төркемнәре бе­лән 1 нче сыйныфка бирик, дигән әти-әниләр дә бар. Әти-әни­ләрнең татар теленә хөр­мәте зур. Ихтирам ул министрлык, депутатлардан гына тормый, уку йортының бе­лем­не сыйфатлы бирүенә бәй­ле. Әти-әниләрне алдап булмый. Алар балала­ры­ның яхшы белем алуын тели. Бер баласы бездә укыганнар икен­че, өченчесен дә китерә. “Бишенче баламны алып килдем әле”, – диючеләр дә бар. Чөнки алар белемнең ничек бирелүен күреп тора. Уку да, тәрбия дә кызыксындыра. Бездә хәтта тәмәке тарткан укучылар да юк. Әти-әниләр татарча укытуга каршы тү­гел”, – ди урынбасар.

Чаллының 2 нче татар гимназиясен быел 46 укучы тәмамлаган. Шуларның 21е урыс теленнән 80нән югары балл җыйган. Биш укучының инглиз теле сынавы нәтиҗәсе – 90нан югары. Биология, химия, физикадан нәтиҗәләр аеруча яхшы. “Татар баласы тырыш булуы белән аерылып тора. Бездә дә 100 балл җыючылар булгалый иде. Тик соңгы елларда бу күр­сәткечкә 1-2 балл гына җитми кала. Укучылар ике телне дә яхшы белә, – ди директор урынбасары Нурзия Сәлим­җанова. – Башлангыч сыйныфларда татарча гына укысалар, югары сыйныфларда әти-әниләр урысча укытуны да сорый. Барлык чаралар да татарча оештырыла. Быел 1 нче сыйныфка 90 бала кабул итә­чәкбез”.

Сәрия Мифтахова


Exit mobile version