Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары үз эшчәнлегенә нинди нәтиҗә ясый? Алар нинди уңышларына сөенә һәм кайсы уңышсызлыкларына көенә? “ВТ” хәбәрчесе шул хакта белеште.
Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Күңелне иң борчыганы – телләр проблемасы. Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Россия җитәкчелегенә дә, Дәүләт Думасына да кат-кат мөрәҗәгать иттек. Әмма бу мәсьәлә без теләгәнчә хәл ителмәде. Дөрес, кайбер сүзләребезгә колак салдылар, ләкин ул Россиядәге бик күп халыкларны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел. 2018 елда “Мәгариф турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, туган телләрне ата-аналар теләге буенча гына укыталар һәм дәрес саннары да шактый кимеде. Тагын да куркынычрагы – дәүләт телләренең язмышы. Россиядә үз дәүләт телләре расланган 21 милли республика бар. Ата-аналар инде туган телне сайлады. Әмма дәүләт теле сайланырга тиеш түгел. Без аны Конституциябезгә керттек һәм бу мәсьәлә тирәсендә бәхәс кубарга тиеш түгел иде. Бүген мәгарифнең Россиядәге федераль стандартлары әзерләнә. Дәүләт телен мәҗбүри итеп кую турындагы тәкъдимнәребезне керттек. Әлегә алар кабул ителмәгән. Дәүләт Советының киләсе чакырылыш депутатлары бу мәсьәләгә кире кайтырлар дип уйлыйм. Безнең комитет соңгы 5 елда 59 закон проекты әзерләп чыгарды. Алар кабул ителде. Шуларның 2се – “Татарстан республикасында театрлар һәм театр эшчәнлеге турында”гы һәм “Матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында”гы законнар аеруча игътибарга лаек, чөнки алар Россиядә юк.
Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе:
– Икътисадка кагылышлы мәсьәләләр дигәндә, бу чакырылышта 2015 елда Татарстан үсешенең төп документы – 2030 Стратегиясе кабул ителде. 2018 елда аңа төзәтмәләр кертелде. Әлеге документ бөтен өлкәне дә колачлый. Хәзер без аны илкүләм проектларга бәйле төзәттек. Куйган максатларның күпчелегенә ирешеп киләбез. Клиникалар, мәктәпләр төзекләндерелә, 3 яшькә кадәрге мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләсе хәл ителде диярлек, 2021 елда ясле төркемнәре буенча да проблемалар чишелеш табар дип планлаштырыла. Тормыш булганда, проблемалар һәрвакыт булачак. Шуны әйтәсем килә: республика җитәкчелеге аларны чишә алырлык хәлдә. Иң мөһиме, барысы да – парламент та, хөкүмәт тә – берләшеп эшлиләр. Бу икътисадның позитив динамикасын сакларга бик нык ярдәм итә.
Ринат Гайзатуллин, Дәүләт Советы депутаты:
– 5 еллыкның төп уңышы дип мин республика икътисадында һәм халыкның яшәү рәвешендә ныклы даимилек барлыкка килүне билгеләр идем. Республика икътисады ныклы була икән, аның белән “үзәк” тә санлашачак. Сораулар да бар, әлбәттә. Мәсәлән, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү юлларын карап бетерәсе бар. Шуңа күрә киләсе чакырылыш депутатларына эшләр өчен уңай шартлар булуын телим.
Индус Таһиров, галим, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:
– Хәл ителмәгән мәсьәлә ул – милләт һәм аның теле. Тел мәсьәләсендә безнең депутатларыбыз, Дәүләт Советы оттырды. Һәм халык үзеннән башка ярдәм итүче көч юк икәнен күрде. Киләсе Дәүләт Советының составы шушы хаталарны төзәтердәй, телебезне, милләтебезне саклардай дәрәҗәдә була күрсен иде, дигән теләктә калам.
Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе:
– Берләшмә исеменә лаек булган гамәлләр кылырга тырыштык. Күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга, гадәти гаиләләргә күп игътибар күрсәттек. Бүген без беренче укылышта ЮНЕСКО объектлары белән бәйле мәдәни мирас турындагы законга үзгәрешләр кертүне караячакбыз. Кызганыч, аны беренче укылышта гына карыйбыз, ә гомумән түгел. Аның каравы, яңа составның үз эшчәнлеген нәкъ менә бу законнан башлавы символик мәгънәгә ия, чөнки мәдәни мирас турындагы закон ул – мәдәни объектлар гына түгел, ә халыкның рухи халәте дә.
Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:
– Комитет 54 закон әзерләп тәкъдим итте һәм алар кабул ителде. Шуларның һәрберсе кирәкле. Аеруча авылны саклау буенча кабул ителгән законнар игътибарга лаек. Бүген алар барысы да эшли. Минем уемча, без үзебезнең сынауны ныклы “4” билгесенә тапшырдык. Киләсе чакырылыш депутатлары “5”кә омтылырлар, дигән теләктә калам.
Зөһрә Садыйкова