Site icon Ватаным Татарстан

“Халык Генпланны аңламый”. Казан ничек үсәчәк?

Билгеле булганча, Казанның Генераль планы 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла. Яңасы исә ел азагына әзер булачак. Бу эштә шәһәр халкы да катнаша ала. Тәкъдимнәрне 29 июльдән башлап 1 августка кадәр җиткерергә мөмкин.

Бу атнада Генераль планның эшләп бете­релгән проекты Казан­ның документлар җыелмасында һәм мэриянең рәсми сайтында басылып, халыкка тәкъдим ителде. Шуннан соң “Җәмәгать фикер алышулары” (dispute.kzn.ru) мәгъ­лү­ма­ти системасына кереп, казанлылар үз фикер­ләре һәм тәкъдим­нәре белән уртак­лаша алачак.

Башкаланың архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәк­чесе Ирина Дябилкина аңлатуын­ча, әлеге фикер алышуда бары тик Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр террито­риясендәге милек хуҗа­лары гына катнаша ала. Ә менә урынсыз, тупас һәм ямьсез сүзләр язган кешеләр фикер алышудан төшеп калачак. Бары тик нигезле аңлатмалар, төгәл һәм ачык хатлар гына кабул ителә­чәк. Фикер калдырыр өчен тагын бер шарт үтәлергә тиеш: моның өчен кеше ЕСИА системасында теркәлгән булу кирәк.

Интернеттан тыш, шәһәрле­ләр өчен башка вариантлар да каралган. Замана мөмкинлек­лә­рен­нән файдалана алмаганнар Груздев урамының 5 нче йортында урнашкан Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә язмача хат та калдыра ала.

– Бу системаны кала халкы үз итәр дип уйлыйбыз, чөнки биредә теләге булган һәр кеше сорау бирә ала. Халык саны да, вакыт буенча да чикләүләр юк, – ди Ирина Дябилкина.

Сорау бирү, фикер калдыру мөм­кинлеге булса да, халыкның күп­челеге Генпланны аңлап та бетерми. Идарә җитәкчесе урынбасары Анас­тасия Латыпова әнә шундый фи­кер­дә.

– Генплан җәмәгать объектла­рының урынын билгеләми, ә ха­лыкның аларга ихтыяҗын гына ачык­лый. Ягъни ул – территория ничек үсеш алырга мөмкин булуын күрсәтә торган стратегик документ. Теге яки бу объектның билгеле бер терри­ториядә җитәрлек булмавын һәм планлаштырылуын гына билгели, – диде Анастасия Латыпова.

Әлеге документ якындагы 15 елда шәһәрнең ничек үсеш аласын билгели. Шул исәптән монда шәһәр проектында каралган юллар да күрсәтелә.

– Бу – катлаулы документ. Тө­шенер өчен еш кына өстәмә аң­лат­малар кирәк. Яңа документ ис­ке­сеннән бары тик җиңе­ләйтел­гән булуы белән генә аерыла, – дип өстәде ул.
Журналистлар белән аралашкан вакытта спикерлар әлеге дә баягы Дәрвишләр бистәсендәге юл мәсь­әләсенә дә тукталды. Генпланда күр­сәтелгән мөмкин булган үзгәрешләр халыкта бик зур ризасызлык тудырган иде.

– Бүген микрорайондагы хәл­ләр шактый катлаулы. Моны Тынычлык урамындагы “бөке”ләр­дән дә аңлап була. Әлеге юллардан сәгатенә 1000–1500 машина (һәр якка икешәр полоса) узып йөри. Киләчәктә автомо­бильләр саны арткач, хәл тагын да катлауланачак, – ди Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров.

Әлеге мәсьәләне уңай якка хәл итәр өчен Генпланны эшләүчеләр өч вариант тәкъдим итә. Фикер алышулардан соң аның берсе генә калачак.

Зөһрә Садыйкова


Exit mobile version