Site icon Ватаным Татарстан

Кешене бәрдертеп, авария урыныннан качып киткән шоферны эзлиләр

Казанда 11 яшьлек кызны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферны эзлиләр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Бу хәл 3 август көнне 9.30 да Королев урамындагы 47 нче йорт каршында була. Ведомство мәгълүматларына караганда, мәктәп укучысы тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә, ә зыян күрүче терсәген имгәтә.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге юл һәлакәтен күрүчеләр булса, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый.


Exit mobile version