Җәй кире кайтырмы?

Җәйге киемнәрне шкафка тыгып куярга ашыкмыйк әле. Синоптиклар, һава торышы җылыначак, дип ышандыра. Тик кулчатырларны кулдан тө­шерергә иртәрәк.

Татарстан Республикасы Гидроме­тео­рология үзәге хәбәр итүенчә, чәр­шәм­бе көнне һава торышы сизелерлек җы­лыначак. 7 августта көндезге һава температурасы 14 – 19 градус булыр дип көтелә. Җил көнбатыштан секундына 15-18 метр тәшкил итәчәк. Ә 8 августта 24 градуска кадәр җылылык көтелә. Тик явым-төшем, аз кү­ләмдә булса да, сакланачак. Респуб­ликаның кайбер районнарында яшенле яңгыр булу да ихтимал. Көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Җылыга алданып, куркынычсызлык турында онытып җибәрмәскә куша синоптиклар. Алдан фаразлау буенча, белгеч­ләр 9 һәм 10 август көннәрендә дә яңгыр булыр дип кисәтә.

Воейков исемендәге геофизика обсерваториясе фәнни хезмәткәре Анд­рей Киселев сүзләренчә, “гөмбә” яң­гырларына алмашка коеп ява торган яңгырлар киләчәк. Бу Россиянең һәр төбәгенә дә кагылачак. Климатолог мондый үзгәрешләрнең сәбәбен глобаль җылынуда күрә. “Җир шары өслегендә температура күтәрелә, бу исә атмосферада тупланган дымның тиз арада парга әйләнүенә китерә. Парга әйләнү тизлеге генә түгел, атмосфера ташкынының юнәлеше дә үзгәрде. Россиядә уртача еллык явым-төшем күләме 2,2 процентка артты”, – дип саный Киселев.

Сүз уңаеннан, 4 август Мәскәү өчен иң салкыны булып истә калды. Россия башкаласында һава температурасы 15 градус кына иде. Синоптиклар соңгы 70 елда мондый хәлнең булмавын хәбәр итә. Россиядә 1906 елның 4 августында һава температурасы нибары 5-6 градусны тәшкил иткән булган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү