«ВТ» турында белешмә

Татар телендә нәшер ителә торган иҗтимагый-сәяси газета.

Тиражы - 12 662 данә.

Газета атнага 3 тапкыр - сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә - А-2 форматында һәм җомга көнне А-3 форматында дөнья күрә.

vatantat.ru сайтын тәүлегенә 15 меңгә якын кеше укый.

«Ватаным Татарстан» хәбәрләрне объектив һәм оператив рәвештә ирештереп баруы белән аерылып тора. Аның битләрендә һәм сайтта республика гына түгел, ә бөтен ил һәм дөнья күләмендә булган вакыйгалар Татарстан һәм милләт мәнфәгатьләре күзлегеннән яктыртыла. «Ватаным Татарстан» - татар теле, татар язмышына битараф булмаганнар өчен фикер белдерү трибунасы ул.

Бүген «Ватаным Татарстан» буларак билгеле булган газетаның 1918 елның 12 мартында дөнья күргән. Нәкъ шул көнне «Эш» исеме белән татар телендә зур тиражлы яңа газета чыга башлый.

Газета башта «Кызыл көрәшче» булды, аннары, 1920 елда, «Татарстан хәбәрләре» булып үзгәрде. 1922 елда аңа «Татарстан» дип исем кушыла, 1924 тә - «Кызыл Татарстан», 1951 елдан алып 1960 елга кадәр исә «Совет Татарстаны» исеме астында нәшер ителә. Шуннан соң 1992 елга кадәр «Социалистик Татарстан» булып таныла. Хәзер исә ул «Ватаным Татарстан» исеме белән дөнья күрә.

Газетага 1918 елда Хәсән Урманов нигез сала.

Мөхәррирләр

1. Вәли Шәфигуллин - 1918-1921
2. Фәтхи Бурнаш - 1921-1923
3. Фатих Сәйфи-Казанлы - 1923-1925
4. Галимҗан Нигъмәти - 1926-1927
5. Сафа Борһан - 1928-1929
6. Исхак Еникеев - 1930, 1931, 1937
7. Гаяз Ризванов - 1932-1936
8. Әхмәтсафа Дәүләтьяров - 1937
9. Һади Габдрахманов - 1938-1941
10. Ибраһим Әзбәков - 1941-1950
11. Галим Рябков - 1950-1960
12. Шәмси Хамматов - 1960-1983
13. Рәис Сабиров - 1983-1990
14. Мөнир Әһлиуллин - 1990-1996
15. Габделхак Шәмсетдинов - 1996-2003
16. Миңназыйм Сәфәров - 2003-2019
17. Гөлнара Сабирова - 2019-2024
18. Илназ Фазуллин 2024 елдан

Газета Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән (1968). «Ватаным Татарстан» газетасы «Россия матбугатының алтын фонды»на да кертелгән.