Site icon Ватаным Татарстан

Синоптиклар кайбер төбәкләрдә кыраулар булачагы хакында кисәтте

Якын көннәрдә кайбер регионнарда һава температурасы минус ике градуска кадәр төшәчәк.

«Бу бигрәк тә Архангельск өлкәсенең төньягына һәм Карелиянең көнчыгыш районнарына кагыла», — дип хәбәр итте Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина.

Синоптик сүзләренчә, илнең Европа өлешендә һава шартлары уңайрак булыр дип көтелә. Көндезге температура 22-26 градуска кадәр җитәргә мөмкин, ә төнге температура плюс 15тән дә түбәнрәк төшәргә тиеш түгел.


Exit mobile version