Site icon Ватаным Татарстан

Актанышта 1876 кеше дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан

Актаныш районында 1 сентябрьгә 2848 ташлама алучы исәпләнә. Шулардан 1876 кеше (65,9 процент) дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
Баш тартучыларның проценты ел саен кими. Соңгы 3 елда дарулар белән тәэмин итү программасына якынча 300 кеше (якынча 10%) киредән әйләнеп кайтты.
Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

 


Exit mobile version