Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда күчемсез милекне арестка алу мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачыла

Россия реестрының Татарстан бүлегендә (Росреестр) күчемсез милеккә салым һәм арест салу мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«24 сентябрь көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гражданнар сорауларына җавап биреләчәк», — диелә хәбәрдә.

Кайнар линиянең Казандагы телефоны (843) 255-25-71, сорауларга арестларны дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк.  Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарындагы телефоннарны rosreestr.tatarstan.ru сайтыннан карап була.

 


Exit mobile version