Site icon Ватаным Татарстан

«Ак Барс» хоккей клубы үзенең 95 яшьлек җанатарын өлкәннәр көне белән котлады

«Ак Барс» хоккей клубы үзенең иң өлкән актив җанатарын 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Кичә Фатыйма апа  яраткан командасы өчен җан атарга килде, ә җиңүдән соң Данис Зарипов белән очрашты, уңышлар теләде һәм алга таба да матчларга килергә вәгъдә итте. Һәм бу үзенең 95 яшендә!» — диелә Казан клубының Twitterында.

 

Искәртеп узабыз, кичә «Ак Барс» командасы Түбән Каманың «Нефтехимигы»н өчкә ике исәбе белән җиңде.


Exit mobile version