2009-2010 елларда Россиядә “дуңгыз” гриппы белән авыручылар күп булган иде. Тиз арада таралып өлгерүче һәм өзлегүләр китереп чыгаручы әлеге вирусны эпидемиологлар А (H1N1) штаммы белән билгели. Ул елларны табиблар әлеге чирдән бигрәк тә йөкле хатын-кызларны йолып калырга тырышты, чөнки үпкә ялкынсыну чирләре белән авыручылар артты, үлем-җитем очраклары да булды.
– Тын юллары инфекциясе китереп чыгаручы вирусларның 200дән артык төре билгеле. Алар арасында грипп вирусы аерым урын алып тора, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәйретдинов. – Грипп вируслары да штаммнары, ягъни төрләре буенча үзгәреп тора. Әйтик, “тавык”, “дуңгыз” грипплары һәм башкалар.
Республикага гриппка каршы беренче партия вакциналар август азагында кайткан, сентябрьдә прививка ясый башладылар. Вакциналар бетеп, берара аның белән өзеклек булып алды. Узган атна азагында медицина оешмаларына икенче партия кайтартылган. Әлегә республикада грипп белән авыру очраклары юк. Вакцинаны ноябрь башына кадәр ясатып була. “Грипп вирусына каршы иммунитет ике-өч атнада формалаша, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов. – Ул поликлиникаларда махсус кабинетларда ясала, аның өчен язылып килергә кирәкми”.
– Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөкле хатын-кызларның организмы грипп вирусына 18 тапкыр тизрәк бирешә, – ди Казандагы 16 нчы шәһәр хастаханәсенең 1 нче бала табу бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина. Белгеч шундый чыгыштыру да китерде: “10 мең хатын-кызның ике-өче грипп белән авырса, 10 мең йөкле хатынга 37 – 38 очрак туры килә. – Вакцина ясату йөклелек тотрыклы узсын өчен дә кирәк. Авырган очракта да чир җиңелрәк узачак. Нишләп йөкле хатын-кызлар прививка ясатудан курка дигәндә, алар бөтен нәрсәдән курка. Югыйсә вакцинаны үзләренең генә түгел, бәләкәчнең сәламәтлегенә куркыныч янамасын өчен дә ясатырга кирәк”.
Белгечләр кисәтүенчә, вирус тын юлларыннан тыш, ашказаны асты бизенә, эчәклеккә, үзәк нерв системасына да зыян китерә. Вакцинаны күбрәк йөклелекнең 14 нче атнасыннан соң ясатырга киңәш итәләр.
Фәния Арсланова