Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда күп балалы ата авырлы хатынын буып үтергән

Түбән Кама эшмәкәре йөкле хатынын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Кичә кичке сәгать алтыда Химиклар проспектындагы йортларның берсендә 54 яшьлек ир 31 яшьлек хатынын буып үтерә, ә соңыннан үзенә кул сала.

Ир белән хатынның бер, өч һәм дүрт яшьлек балалары калган. Хатын дүртенче бала белән йөкле була. Билгеле булганча, бу вакытта ике балалары әбиләрендә, тагын берсе әнисенең апасында булган.

Чыганак мәгълүматлары буенча, ир-ат шәхси ташу эшләре белән шөгыльләнгән, хатыны белән бизнеслары уртак булган.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү ир-атның әлеге хәлгә китергән сәбәпләрен ачыкларга омтыла.
 

"Татар-Информ" 

Exit mobile version