Site icon Ватаным Татарстан

Ни өчен көймәләр ялга туктый?

Иделдә пассажир көймәләре йөрүдән туктый. Теплоход 11 ноябрьдә быелгы навигация чорында соңгы тапкыр Печищедан Казанга юл алачак.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына  хәбәр ителгәнчә, әлегә Печищега кадәр көн саен дүрт рейс, Ташевкага кадәр  берәр рейс ясала.

Моннан тыш су юлы белән Татарстан башкаласыннан Свияжск һәм Болгарга, Тәтешкә барырга була әле.  Ә Чистайның елга портыннан исә Красный Ярга, Чаллыдан Соколкага кадәр рейслар оештырылган.


Exit mobile version