Иделдә пассажир көймәләре йөрүдән туктый. Теплоход 11 ноябрьдә быелгы навигация чорында соңгы тапкыр Печищедан Казанга юл алачак.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр ителгәнчә, әлегә Печищега кадәр көн саен дүрт рейс, Ташевкага кадәр берәр рейс ясала.
Моннан тыш су юлы белән Татарстан башкаласыннан Свияжск һәм Болгарга, Тәтешкә барырга була әле. Ә Чистайның елга портыннан исә Красный Ярга, Чаллыдан Соколкага кадәр рейслар оештырылган.