Минтимер Шәймев: «Татарстандагы кебек яшәргә кирәк»

Татарстан үрнәге – ул нәрсә? Үсеш нигезе нәрсәгә корылырга тиеш? Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты Минтимер Шәймиев «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсендә матди казанышлар һәм рухи байлык турында сөйләде. Әлеге әңгәмәне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

 

 

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Россия Федерациясе һәм аның төбәкләренә каршы моңарчы күрелмәгән бихисап санкция кертелде. Әлеге шартларда республиканың социаль-икътисадый үсешен ничек бәяләр идегез?

– Россия икътисады әлеге санкцияләргә җайлашып кына калмыйча, чит ил товарларын алмаштыру механизмнарыннан файдаланып, яңа партнерлар табып, үсешкә ирешеп бара дияр идем. Татарстанның да уңышлары бар. Мәсәлән, 2023 елда төп капиталга инвестицияләр беренче тапкыр 1 триллион сумнан артып китте (үсеш – 111%). Мәгълүм ки, икътисад үсешен нәкъ менә инвестицияләр билгели.

Тулай төбәк продукты күләме 4 триллион сумнан узды (үсеш – 103,6%). Ә бу исә республика үзенең социаль-икътисадый үсешенә: юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар төзелешенә күбрәк акча бирә ала дигән сүз.

Юл төзелешенә килсәк, узган ел моңа 244 миллиард сум тирәсе акча тотылган. Узган ел ахырында без киң колачлы бер вакыйганы бөтен ил күләмендә билгеләп үттек: М12 югары тизлекле автомобиль юлы ачтык, бу юлда шулай ук Идел аркылы күпер дә төзелде. Бу, һичшиксез, Татарстан үсешенә, гомумән, Россия үсешенә зур этәргеч булачак, әлеге юлның киләчәктә Көнчыгышка таба дәвам итәчәген күздә тотсак, бигрәк тә.

Төзүчеләр өч ел рәттән рекордлы күләмдә: елга 3 миллион кв. метрдан артыграк торак төзеде.

Татарстан башка төбәкләр арасында күп кенә күрсәткечләр буенча алда бара. Без, әйтик, тулай төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе, төп капиталга инвестицияләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башкалар буенча иң яхшы ун төбәк исәбенә керәбез.

Республика илнең авыл хуҗалыгы җирләренең бары тик ике процентына гына ия булса да, үзен азык-төлекнең үзе җитештергән төп төрләре белән тулысынча тәэмин итеп тора. Татарстан – сөт җитештерү буенча Россия Федерациясендә беренче урында.

Республика әлеге казанышларга киң колачлы, илкүләм һәм инфраструктурага кагылышлы проектларны гамәлгә ашыруга федераль үзәкнең һәм Владимир Владимирович Путинның шәхсән ярдәме нәтиҗәсендә иреште.

Минтимер Шәрипович, күптән түгел Россия Президентының федерация субъектларының муниципаль берәмлекләре башлыклары белән очрашуында, Владимир Владимирович, Чаллы шәһәре мэры белән сөйләшкәндә, Чаллы – чынлап та үзенчәлекле шәһәр һәм КАМАЗ да – үзенчәлекле предприятие, дип әйткән иде. Ул: «Беренче Президент Минтимер Шәрипович Шәймиев бик күп эшләде, без аның белән КАМАЗны коткаруга зур игътибар бирдек», – диде. Шул турыда сөйләсәгез иде.

– 2000 елның 21 мартында Владимир Владимирович Путин, ил Президенты вазыйфаларын башкаручы буларак, Татарстанга килде. Шул көнне үк ул Казанда Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, «Азино» микрорайонына барды, аннан соң Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм үткәрү буенча дәүләт комиссиясе утырышында катнашты. Без аңа үзебезнең ТУ-214 очкычын, «Аксай» һәм «Ансат» вертолетларын күрсәттек. Икенче көнне без аның белән Чаллыга киттек, КАМАЗда Бөтенроссия машина төзүчеләре киңәшмәсен үткәрдек. Анда әлеге тармак предприятиеләренең иң тәҗрибәле 200ләп җитәкчесе катнашты. Завод директорлары мәсьәләләрне бик белеп күтәрде. Мин шул вакытта Владимир Владимировичның тармак проблемаларын бик яхшы белүенә гаҗәпләнеп тә куйдым. Аның җаваплары вазгыятьне төгәл аңлавын дәлилләде, ул хәлиткеч үзенчәлекләрне тотып алып, аерып күрсәтә алды. Шунысы аңлашылды: аны КАМАЗның уңышлы үсеше бик кызыксындыра иде. 2000 елның мартында Президент итеп сайланган Путинның, ил башлыгы буларак иң беренче адымнарыннан берсе – Япония Хөкүмәтеннән КАМАЗда двигательләр җитештерү өчен күпмиллионлы кредит алуны тергезүгә шәхсән катнашуы булды. Двигательләр заводындагы янгыннан соң КАМАЗ моңа бик мохтаҗ иде.

2000 елның сентябрендә Россия делегациясе Путин җитәкчелегендә Япониягә барды. Делегациядә, Владимир Владимирович үтенече буенча, мин дә бар идем. КАМАЗ мәсьәләсе аның Япония Премьер-министры белән сөйләшү тәртибенә кертелде. Анда КАМАЗга җитештерү җиһазлары алыр өчен 200 миллионлык кредит турында шәхсән килешенде. Бу исә КАМАЗны – заманча йөк машиналары чыгара торган дөнья гигантын коткарып калды. Аңа йөк машиналары өчен двигательләр җитештерү буенча яңа баскычка күтәрелергә, Европа стандартына туры килә торган ЕВРО-2 моторлары эшләргә мөмкинлек бирде. ЕВРО-4 двигательләрен ясауны үзләштерү буенча эш башланды.

Шуннан бирле КАМАЗ буенча хәлиткеч карарлар барысы да Владимир Владимирович Путин катнашында кабул ителә. Ул Чаллыга, КАМАЗга күп тапкырлар килде. 2019 елда ул КАМАЗ эшчеләрен автогигантның юбилее белән котларга килгән иде. КАМАЗның 50 еллыгына багышланган митингта ул: «Әлеге предприятиегә нигез салган, аңа бөтен күңелен биреп эшләгән кешеләр алдында баш иябез», – диде. Ә мин Владимир Владимирович үзе дә КАМАЗны тергезүгә һәм үсешенә бөтен күңелен бирде, дияр идем. Илебез һәм республикабыз тырышлыгы нәтиҗәсендә КАМАЗның җитештерү куәте артты, хәзерге вакытта ул елга 70 меңнән артык автомобиль чыгара. Владимир Владимирович әйткәнчә, КАМАЗ халыкара брендка әйләнде, шул исәптән «КАМАЗ-мастер» командасының югары дәрәҗәле халыкара ярышларда җиңү яулавы белән дә. Бүген, махсус хәрби операция шартларында, КАМАЗ безнең Кораллы Көчләрне хәрби техника белән тәэмин итү буенча барлык бурычларын үтәп килә.

 

Сез җитәкләгән Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды 2010 елдан башлап, федераль күләмдә әһәмияткә ия тарихи истәлекләрне саклау буенча уникаль проектларны гамәлгә ашырды. Мәсәлән, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрен тергезү уңышлы төгәлләнде. Шулкадәр киң колачлы һәм әһәмиятле проектны оештыруга һәм башкарып чыгуга ничек ирешә алдыгыз?

– Болгарны һәм Зөяне тергезү тарихы бик кызыклы, белгәнемчә, ил буенча хәзергә андый проектлар күренгәне юк әле. 2010 елда, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасыннан киткәч, мин ике борынгы шәһәр – Болгарны (X–XIV гасырлар) һәм Зөяне (XVI гасыр) тергезү белән шөгыльләнергә булдым. Бу турыда күптәннән хыялланып йөрдем, ничегрәк эшләргә, дип шактый озак уйландым. Иң элек ул чакта илнең Премьер-министры Владимир Владимирович Путиннан кабул итүен сорадым. Очрашу Мәскәүдә, Ак йортта 2009 елның 30 декабренә билгеләнде. Мин, гадәттәгечә, иртәрәк килдем һәм анда Хөкүмәтнең бөтен әгъзаларын очраттым. Хөкүмәт Рәисенең Яңа ел котлавына җыелганнар икән болар. Шушы гаять уңайлы форсаттан файдаланып, финанс министры Алексей Кудрин һәм мәдәният министры Александр Авдеев белән шушы проект турында күзгә-күз сөйләшеп алырга өлгердем. Бу эшкә Хөкүмәт Рәисе ризалыгын алырга ниятләп килдем, дидем. Икесе дә әлеге башлангычны хуплады һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Владимир Владимирович белән очрашу барышында мин аңа үземнең республика башлыгы вазыйфасыннан киткәннән соң шөгыльләнәчәк проектымның асылын җиткердем. Башта сорадым: «Сезгә Казан Кремле ошыймы?» Путин аны берничә кат күрде, мәчет белән собор янәшә, һәркемнең күңеленә хуш килә, әлбәттә. «Татарстандагы динара татулыкның шушы күркәм образын бөек Идел киңлекләренә – борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләренә чыгару әйбәт булыр иде», – дип тә өстәдем.

«Язмыш ихтыяры белән, бер елга ярларында ике тиңсез тарихи истәлек – Болгар һәм Зөя урнашкан. Туристлык юллары кисешкән урында мондый уңышлы янәшәлек бик сирәк очрый. Алар һәрвакыт федераль әһәмияткә ия объектлар булып торды, аларны саклап тоту өчен елга нибары 15–20 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу сумма аларның акрынлап җимерелүен туктатырга да җитми хәтта», – дип сөйләдем аңа. Владимир Путин идеяне хуплады. Аңа алдан әзерләнгән конкрет тәкъдимнәрне һәм төгәл исәп-хисапны күрсәттем. Бу эшне финанслауны тигез өлешләрдә башкарырга тәкъдим иттем: 50% акча – республика бюджетыннан, 50% – федераль бюджеттан, калганы – хәйриячеләр ярдәме. Владимир Путин риза булды һәм шундук тиешле министрларга бу тәкъдим буенча эшләргә боерды. Россиянең тиешле министрлыклары һәм ведомстволары белән сөйләшү нәтиҗәсендә проектка Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм Россия Федерациясе бюджетыннан тигез өлешләрдә акча бирү турында килештек.

Шунысын аерым әйтәсем килә, бу килешү проект төгәлләнгәнче һәрвакыт өзлексез үтәлеп килде. Сүз уңаеннан, Владимир Владимирович 2012 елда Болгарга да, Зөягә дә үзе килде, тарихи истәлекләр белән танышты, берочтан торгызу эшләренең барышын да тикшерде. Безнең гамәлләргә бәя биреп: «Нәтиҗәсен күрү күңелле», – диде ул.

Шул рәвешчә, әлеге киң колачлы проектның уңышын ил һәм республика җитәкчелегенең, Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, республиканың күпмилләтле халкының, җәмәгатьчелегенең, эшмәкәрлек вәкилләренең һәм үз илебездән генә түгел, чит илләрдән дә катнашкан йөз меңләгән хәйрияче ярдәме тәэмин итте.

Бу бөтен халык эшенә әверелде. Менә шунысы мөһим. Гамәлең иң кирәкле ноктага туры килгәндә һәм гомумхалык хуплавы алганда эшләү һәм иҗтиһат итү җиңелрәк. Форсаттан файдаланып, безгә ихлас күңелдән ярдәм итә торган кешеләргә тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм.

Барыбыз бергә тотынып, борынгы Болгар шәһәрен торгызуыбыз Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын 2022 елда дәүләти югарылыкта бәйрәм итү турында карар кабул ителүендә төп рольне уйнады. Мәгълүм булганча, әлеге зирәк карар илебез җитәкчелеге, Президент Владимир Путин тарафыннан кабул ителде. Бу күпмилләтле ил өчен бик дөрес адым иде. Аңлашыла ки, мондый бәйрәм тотрыклылык булган, төрле диннәр бер-берсен ихтирам итеп, дус-тату яшәгән, күпмилләтле халкыбыз хакына хезмәттәшлек иткән илдә генә мөмкин. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бөтен ил өчен бәйрәм булды. Динара мөнәсәбәтләрнең шундый югарылыгына ирешә алуыбыз белән, һичшиксез, барыбызга да горурланырга кирәк.

– Минтимер Шәрипович, соңгы елларда Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе, Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән бик нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Әлеге юнәлеш Сезнең исемгә бәйле, чөнки Сез – бу комиссия әгъзасы һәм ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе. Әлеге өлкәдәге эшчәнлек нәтиҗәләреннән Сез канәгатьме?

– Татарстанның ЮНЕСКО белән эшчәнлеге узган гасырның 90 нчы елларында ук башланды, нәтиҗәдә 2000 елда Казан Кремле Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Әлбәттә, «Яңарыш» Республика фонды оештырылу һәм Болгар белән Зөя буенча проектны башлап җибәрү дә әлеге юнәлешкә яңа этәргеч бирде. Чөнки Фонд үз эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк Болгарны һәм Зөяне ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча актив эш алып барды. Шунысын әйтим, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе дә, Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелеге дә безнең тәкъдимнәрне һәрчак хуплап килде, алар ярдәме белән без ЮНЕСКО җитәкчеләре, Бөтендөнья мирасы комитетының ИКОМОС, ИКРОМ шикелле киңәшләшү оешмалары белән эшлекле элемтәләр булдырдык. Без үзебезнең төп принципка тугры булдык: бөтен нәрсә фәнни тикшеренүләр нигезендә һәм ЮНЕСКО таләпләренә туры китереп башкарылырга тиеш. Миңа калса, без нәкъ менә шуңа күрә үз максатларыбызга ирештек. 2014 елда – Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда Зөя утрау-шәһәрчегенең Успенье соборы һәм монастыре ЮНЕСКО исемлегенә керде. Ә узган ел Казан университетының Астрономия обсерваторияләре дә Бөтендөнья мирасы дип танылды. Бу инде – Татарстан территориясендә Бөтендөнья мирасының дүртенче объекты. Хәзер республика ЮНЕСКО объектлары саны буенча илдә иң беренче урында тора. Кыскасы, нәтиҗәләр таң калдыра һәм алга таба да эшләргә рухландыра.

Статистика мәгълүматына караганда, безнең истәлекле урыннарыбызны һәм изге җирләребезне карарга килә торган туристлар һәм зиярәт кылучылар саны көннән-көн арта бара. Сез ничек уйлыйсыз, республикада ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары булу Татарстанның туристлык тармагы үсешенә йогынты ясыймы?

– Әлбәттә, Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү – үзе үк бик зур казаныш, бу истәлекләр күпләрне үзенә җәлеп итә. Туристларның нигездә Бөтендөнья мирасы объектларын күрергә омтылуы сер түгел. Шуңа күрә ЮНЕСКО исемлегенә керү Казан Кремленә, Болгарга, Зөягә килүчеләр санын шактый арттырды.

Бу саннар барыбызны да шаккатыра. Мәсәлән, узган ел Кремльдә 4 миллион 500 меңнән артык кеше булган. Борынгы Болгарга 2010 елда 50 мең кеше килсә, 2023 елда туристлар саны 735 меңгә җиткән. Узган ел Зөя утрау-шәһәрчегенең музейларын һәм храмнарын 1 миллион 740 мең кеше караган.

Шунысын әйтергә тиешмен: ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүнең мәгънәсе матди файдада түгел. Барыннан да элек, бу – халыкның мәдәни дәрәҗәсенең һәм җәмгыятьнең цивилизацияле үсешенең иң мөһим күрсәткечләреннән берсе булып тора. Бу күбрәк җәмгыятьнең һәм хакимиятнең әлеге күренекле универсаль хәзинә дип танылган истәлекләргә карата сакчыл карашны тәэмин итү өчен җаваплылыгы турында сөйли. Татарстан әлеге юнәлештә дә алдынгы булырга тиеш дип уйлыйм.

Минтимер Шәрипович, илебез үсешенең дәүләтебез җитәкчесе Владимир Путин билгеләгән илкүләм максатларыннан берсе – яшь буынның үсеше һәм тормышта үз урынын табуы өчен мөмкинлекләр тудыру. Шуңа күрә республика җитәкчелеге мәгариф системасын камилләштерүгә аерым игътибар бирә. 2020–2022 елларда Сезнең тәкъдим буенча «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары барлыкка килде. Аларның үзенчәлеге нидә?

– «Адымнар» – киләчәк мәктәпләре. Аларның вазыйфасы – балаларыбызны көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләү. Бу – балаларның иҗади мөмкинлекләрен иртәрәк ачу һәм алга таба үстерү өчен шартлар тудыруның бер үрнәге. «Адымнар»да һәрбер бала үз күңеленә якын шөгыль сайлый ала.

Республикада 6 күптелле белем бирү комплексы төзелде, алар матур гына эшләп килә. Барысын да бер исем берләштерә: «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл». Биредә тәрбия ЮНЕСКО принциплары буенча алып барыла: «белер өчен өйрәнергә, булдырыр өчен өйрәнергә, яшәргә өйрәнергә һәм бергә яшәргә өйрәнергә». Бу исә Татарстан өчен аеруча көнүзәк, чөнки бездә 170тән артык милләт вәкилләре яши.

Хәзерге вакытта без күптелле белем бирүнең халыкара дәрәҗәдә көндәшлеккә һәм күпмилләтле, күпмәдәниятле тирәлектә актив эшләргә сәләтле моделен булдырабыз. Нәкъ менә шушы мәктәпләрдә тәрбия алган балалар аша республика глобаль дөньяда үз позициясен ныгыта алачак. Мондый проектларны гамәлгә ашыру республиканың сыйфат мөмкинлекләре арту һәм җәмгыятебезнең рухияткә ирешүе хакында сөйли.

Республиканың мәгариф системасы – Россиядә алдынгылардан берсе. 2018 елдан алып Татарстанда 212 объект: мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре төзелде. 2400 объектта капиталь төзекләндерү үткәрелде.

Талантлы балаларга системалы төстә ярдәм итү үз нәтиҗәләрен бирә: республика мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча илдә беренче өчлеккә керә.

Шунысын да әйтим, илебез җитәкчелеге, мәгариф өлкәсендә илкүләм проектларны эзлекле гамәлгә ашырып, киләчәгебезне төзи. Владимир Владимирович Путин әйтүенчә: «Безнең барлык җиңүләребезгә мәктәптә нигез салына. Бу – ап-ачык нәрсә, бу – бөтен җәмгыять, бөтен ил, бөтен дәүләт төзелә торган фундамент».

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, безнең ил алып бара торган махсус хәрби операция башланганнан бирле күп тапкырлар инандык: халыкларыбыз дуслыгы – безне җиңүгә китерәчәк иң мөһим, иң куәтле көч. Әмма күмәк Көнбатыш дип атала торган чит бергәлек безнең җәмгыятьне гел таркатырга тырыша, иң беренче чиратта – милләтара һәм динара дошманлык тудыру юлы белән. Мондый хәлләрне булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Милләтара низагларны булдырмас һәм ят йогынтыларга бирелмәс өчен Татарстандагы кебек яшәргә кирәк, ягъни үсешнең нигезе итеп, аңлы рәвештә, халыклар арасындагы үзара ихтирамны һәм татулыкны сайларга. Янәшәдә яши торган милләтләрнең мәнфәгатьләренә һәм ниятләренә игътибарлы булырга. Ана телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга кагылышлы проблемаларны күздән ычкындырмаска, яшереп калмаска, киресенчә, колак салырга һәм хәл итәргә. Милләтләр һәм мәдәниятләр арасында диалогны бертуктаусыз алып барырга. Берләштерә торган эшләргә тотынырга. Мисал өчен, безнең мөселман һәм православие истәлекләрен бер үк вакытта тергезү алымы вакыт сынавын узды. Без инде күптән моның хак юл икәненә төшендек, иң мөһиме, бу кешеләр күңеленә хуш килә. Республика җитәкчесенең бер указы нигезендә Кремльдә Кол Шәриф мәчетен төзү һәм Благовещение соборын  реставрацияләү, аннары – Болгар белән Зөяне тергезү, соңрак – Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын торгызу турында карарлар кабул ителде. Бу проектларны гамәлгә ашыру динара һәм милләтара татулыкны ныгытуда уңай чагылыш тапты. Алар безне бергә туплады, дин буенча бүленмәдек, барысын да бергәләп эшләдек.

Сүз уңаеннан, илнең зур үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары Болгар ислам академиясен булдыру турында тәкъдим белән чыккач, аларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хуплады. Болгарны Россиядә беренче ислам академиясен төзү урыны итеп нәкъ менә ул билгеләде. «Мөселман яшьләренең традицион ислам кыйммәтләрендә тәрбияләнүе, безгә дөньяны күзаллауның хак ислам белән бернинди дә уртаклыгы булмаган чит-ят юнәлешләрне көчләп тагарга омтылышларны туктату мөһим», – дигән иде ул. Бу – күпмилләтле илдә дөрес эш итүнең тагын бер мисалы.

Әйе, без төрле-төрле, әмма безнең уртак хәзинәләребез бик күп. Ватаныбыз да уртак – Россия Федерациясе. Аның илебездә яшәүче һәрбер милләткә хас традицион хәзинәләребезгә, ватанпәрвәрлеккә, үзара ярдәмгә, үзара ихтирамга, мәхәббәткә һәм гаиләгә нигезләнгән үз уникаль юлы бар. Тышкы көчләр безне моннан мәхрүм итәргә, безнең җәмгыятькә ят карашлар тагарга тырыша. Без боларга уебызда да, сүзебездә дә, гамәлебездә дә бердәм булып кына каршы тора алабыз. Быел 17 мартта узачак Президент сайлауда катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы.

– Минтимер Шәрипович, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!


Фикер өстәү