• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Ачуланганда укый торган дога

    Ачуланганда укый торган дога

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    Студентлар театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат

    Җырчы Илсаф: «Мин шок хәлендә, әле кичә кичке 9да сөйләшкән идек кенә»

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

    Татарча сөйләшәбез: Мисыр / Египет

    Татарча сөйләшәбез: Мисыр / Египет

    Кайту

    Кайту

    «Әллә картаябыз микән?»: Рөстәм Миңнехнов демографик вазгыятьтән канәгать түгел

    «Әллә картаябыз микән?»: Рөстәм Миңнехнов демографик вазгыятьтән канәгать түгел

    Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»

    Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»

    Нәбирә Гыйматдинова: «Әсәрләрем сәхнәдә күрсәтелгәндә, бик борчыла идем. Бу юлы алай булмады»

    Мәгариф министры Илсур Һадиуллин: «Әти-әнинең нәфрәте уянырлык булмасын»

    Мәгариф министры Илсур Һадиуллин: «Әти-әнинең нәфрәте уянырлык булмасын»

    Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

    Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

    2021 елда өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

    2021 елда өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

    Суыкта чәч тиз майланмасын өчен нишләргә?

    Суыкта чәч тиз майланмасын өчен нишләргә?

    Альцгеймер авыруы нигә яшәрә?

    Альцгеймер авыруы нигә яшәрә?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Соңлаган тәүбә (Гыйбрәтле язмыш)

- ieditor
14.12.2020
- Җәмгыять
0
Соңлаган тәүбә (Гыйбрәтле язмыш)
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

(Хикәя)

Менә ничә көннәр инде ул үзенең соңгы минутлары өчен көрәшә. Әҗәл бик якында, кул сузымында гына. Ә ул тартыша, юк, аңарга үләргә ярамый. Тагын аз гына сабыр итче, Газраил, тагын бик аз гына… Шул исемне тагын бер генә кабатларлык вакыт бир… Бәлки бу юлы балалары аның ни әйтергә теләгәнен аңлар? Алары да… нигә соң әниләрен аңламый? Беләләр иде бит, юкса, аның соңгы елларда гел бер нәрсә турында, дөресрәге, гел бер кеше турында гына уйлап яшәгәнен. Нигә соң ул әҗәл түшәгенә егылгач кына бөтенесе дә бу хакта онытты? Ул авызын кыймылдатып, Аның исемен әйтүгә, нәрсә, әнкәй, тамагың киптеме, диләр дә, тизрәк авызына су тидерәләр. Ахыргы көчен җыеп, шушы исемне ничә тапкырлар кабатлады, һәммәсенең азагы шулай төгәлләнде. Юкса, инде бу исемне кабатларга да тәненең көче, егәре бетеп бара. Сулышы да, өзелер чиккә җитеп, нечкәргәннән-нечкәрә.

Менә кызы тагын авызына су тидерде. Ни булды соң бу телгә, ник тыңламый соң ул хуҗасын? Эх, әйтәсе иде ярым пышылдап булса да шул исемне, аңларлар иде газиз балакайлары. Әнә бит яныннан бер минутка да өзелмиләр, әле берсе, әле икенчесе керфек тә какмый күзләренә генә карап тора. Тик берсе дә бу күзләрнең ни теләгәнен аңламый. Су кирәк түгел миңа, Ул кирәк, Ул диеп ут янып ята, юкса, күмердәй чем-кара бу ике түгәрәк.

Әле аяк-кулы йөргәндә, теле-авызы барда өнендә генә түгел, төннәрдә дә Ул дип саташты әни кеше. Карале, балалар монысын да онытты. Кунакка кайткан чакларында аз уятмадылар бит әниләрен саташулы төшеннән. Ник берсенең башына килсен дә ник берсенең хәтере яңарсын!
Эх, нигә соң алдарак – үзе йөреп торганда тәвәккәлләмәде икән? Теге чакта бик-бик ялгышуын еллар үткәч аңлады лабаса. Инде аңлаганына да ничә еллар. Юк шул, җитмәде тәвәккәллеге. Әҗәл дигәненең шулай бик тиз бөгеп аласын кем белгән? Әле йөреп тора, өйдәге һәммә эшне үзе эшли. Юк-барга читтәге балаларын да чакырып мәшәкатьләми иде. Авырып киткәч тә берничә көн үзе генә ятты, ике-өч көннән хәл алырмын дип көтте. Тик кинәт башланган авыруы көнләп-сәгатьләп көчәйде генә. Ярый әле, күршеләре әбинең күзгә-башка күренмәвенә борчылып, ишеген шакыды. Авыруының гадәти түгеллеген аңлап, балаларны да алар чакыртты. Йөрәгенең, кул-аягының җегәре сәгатьләп кимүен үзе дә сизеп ятты да…

Бүген генә менә шушылай хаста булып яткач та, бар иде аның да кәттә чаклары. Эшкә генә түгел, сүзгә-телгә дә бик үткен иде ул. Азагын уйлап тормастан, турыдан бәреп сөйләшергә яратты. Теленә ни килсә, шуны әйтте. Авыр бәреләме, җиңелме дип уйлый белмәде. Яшьлеге белән дияр идең, әле олыгая төшкәч тә… – гомерлек булды бу гадәте. Һәр авыр сүз хак булмый дип уйлый белмәде шул. Дөрес эшлим дип санады. Никадәр авырттырыбрак әйтсәң, кешегә шулкадәр үтемлерәк була, файдасы тия дип ышанды. Елан агуы да дәвага дип кинәнде. Чамасын белмәгәндә бу агуның агу булып каласын уйлый белмәде шул. Уйлау сәләте бирелмәгән иде кебек аңа. Тик нигәдер, картлык дигән дөньяга аяк басуга, күңеле, әйтерсең, бизмәнгә әйләнде. Үткән гомердәге һәр мизгел хәтердә яңарып, шул бизмән аша үтә башлады. Күрәсең, җаны әҗәлнең якында гына күзләп йөрүен сизенгән, дөньялыкта ук чистарынырга, ахирәткә әзерләнергә омтылган.

Әмма үткәндәге гамәл дәфтәрен әлеге бизмәнгә салган саен аның күңелендә бимазалану артты гына. Җаны да, тынычлану урынына, киресенчә, бәргәләнә, үзенә урын таба алмый интекте. Карале, үзенең шул тиктормас теле белән күпме кешене сагыш утына салган икән бит. Нишләп беркем дә аны туктатмады, дөрес эшләмисең димәде икән? Нишләп ул таш белән орган кешеләрнең берсе дә аңа үзеннән үткәреп, тагын да усалрак итеп җавап бирмәгән соң? Барысы да, сүз берләшкәндәй, тын калалар иде шул. Бу тынлыкны, каршы дәшмәүне үзенең хаклыгы билгесе санаганга, ул тагын да канатланып телен чарлый торган иде…

Калмады инде, кемнең казаны буш түгел, – ә авылда моны яшереп калам димә, – барысына да эләкте. Бигрәк тә тол хатын Галимәгә нык эләкте.
Мескен Галимә, мин бөтен халык алдында бәгыренә пычак кадаганда ни хәлләр түзде икән? Юлдан читкә тайпылган кызы өчен күпмеләр җәзалаганмын бит үзен. Каршы әйтү түгел, күзен дә күтәреп карый алмый иде, бичара. Алай да, бер чакны әйтте: «Һай, артыгын кыланасың, Заһидә. Мүкәйләп димим, шуышып килеп гафу үтенердәй булырсың, килә алмассың», – диде… Иңрәп, гаҗизләнеп әйткән бу сүзләренә дә исем китмәде шул. Туктамадым. Миннән күреп, башкалар да җае килгәндә дә, җае килмәгәндә, җай чыгарып та, төрттерә башладылар. Бер чорда бөтен авыл йөз чөерде үзеннән. Тик берсе дә миннән үткәрә алмады бугай. Минем соңгы «тешләвем»не күтәрә алмады, урынга егылды, бахыр. Аяклары йөрмәс булды, табиблар нервыдан дигән диделәр.

Әле дә озак түзгән икән бит ул, кайлардан көч алгандыр? Җир астыннан юллар булса, шуннан гына йөрер идем, диярлек хәлгә мин китереп җиткергәнмен бит, мин… Теге соңгы «тешләү» дигәнем… Нинди шайтаннар котыртты икән соң? Кирәк бит, бөтен авыл белән ду килеп печәнгә барган чакта, кызы гүләйт иткән ирнең кунакка килгән әбисен, ягъни хатынының анасын: «Менә, кодагыең шушы була», – дип, Галимә белән таныштырырга кирәк бит… Галимә шул чакта сөрлегеп, чайкалып киткән иде. Нигә генә кире борылып кайтып китмәде икән шунда? Хет шуннан соң булган төрттерүләрне ишетми калыр иде… Печән җыючы халык үзләрен бимазалаган кигәвеннән битәр котырынды шул ул көнне. Ниләр генә әйтмәделәр дә нинди генә сүзләр белән «керендермәделәр» Галимәне… Ә иртәгесен аны урыныннан тора алмаган, диделәр. Әле ул чакта да жәлләмәдек үзен. «Шәп булган, алма кебек кызын өч балалы ир белән йөртмәс. Үзе белеп йөртә бит», – дидек.
Тик үзебезнең дә алма кебек кызлар ялгыш баса башлагач кына аңладык шул ул вакытта никадәр ялгышканыбызны. Галимә хәсрәтенең нинди ачы булуын үз башыбызга төшкәч кенә аңладык та… Тик ул бахырны урынга мәңгелеккә сузып салган идек шул инде. Аңа карап, ярый әле, кадерсезгә калмады. Ул-кызлары, килен-кияүләре олылап, хөрмәтләп яшәде үзен. Бер көтү оныкларының «дәү әни!» дип өзелеп торган көне. Төп йортны да ташлап китмәделәр, безнекеләр кебек, үз рәхәтләре өчен генә яшәмәделәр. Яшьлек хатасының әнисе өчен бик кыйммәткә төшкәнен аңлаган кызы да хак юлга басты, бик күп игелек күрсәтте. Кыскасы, теге чакта бармак белән төрткән, аяк белән типкән һәммәбез көнләшерлек бәхетле картлык насыйп булды Галимәгә. Урын өстендә калса да, мескенләнә белмәде, шул хәлендә дә көнләшеп яшәдек үзеннән.
Хәлен белергә барырга көч тапсам да, гафу сорарга тәки тәвәккәлли алмадым шул. Аның эчкерсез карашы, нур балкып торган йөзенә карап, әйтәсе килгән сүзләр дә онытыла иде. Ярар, бүген әйтмәсәм, иртәгә әйтермен, дип күпмеләр юатып килдем үземне… Инде менә иртәгә юк. Бүген дә юк. Әллә аңласалар, минем өчен бу эшне балаларның берәрсе башкара алыр иде дә, йөгереп кенә барып, аны ризалатып, бәхиллеген алып кайтыр иде… Юк шул, аңламый балалары…

– Кичер мине, Галимә! – дип күңеле белән меңенче тапкыр кабатларга җыенган хатынның иреннәре селкенеп алды да ярымачык килеш хәрәкәтсез калды. Бу җиһанда инде үзен аңлаучы булмаячагына тәмам ышанган җаны, чарасызланып, тәне белән хушлашты. Әлеге берәүнең – Галимәнең үзен инде күптән гафу иткәнен дә белмичә, җан газабы белән бакыйлыкка күчте ул. Аның чагылышы буларак, йөзе нигәдер, уңайсызланган, башы да хәсрәтле кешенеке кебек, җайсыз кыйшайган иде… Кемнеңдер күз карашыннан курыккан, оялган кебек, туры карарга кыймаган кебек бер якка килешсезрәк янтаеп калган иде ул. Күпме генә турыларга тырышсалар да, ул кабаттан шул якка авып төште. Тәне тәмам суынып беткәнче аны икенче бер мендәр белән терәтеп куярга туры килде.

…Ә авылның икенче бер очындагы зур, мәһабәт йортта ап-актан киенгән, ак яулыгын пөхтәләп бәйләгән бер әби йомшак, чиста урын-җир өстендә тәсбих тарта иде. Сүзләреннән аңлашылганча, тәһлил чыга иде ул. Аяклары йөрмәсә дә, күңеле сау, рухы сәламәт. Ул бар ихласы белән үз гамәленә бирелгән, әллә шул сәбәпле, әллә башкача, аның йөзе шулкадәр якты, шулкадәр сөйкемле иде. Аңардан ниндидер сихри нур бөркелә – читтән карап торучы моны сизми кала алмас иде.
Менә ул ике кулын күкрәк турысына күтәреп, тәһлилен багышларга, Аллаһыга ялварырга кереште. Нигәдер аның бер җөмләсе башкаларына караганда да ялварулырак, хислерәк булып ишетелде:
– Бүген гүр иясе булачак бәндәңнең – Сәгыйть кызы Заһидәнең дөньялыкта кылган барча гөнаһларын ярлыка, Раббым…

Гөлсинә Хәбибуллина

Тэглар Гөлсинә Хәбибуллинагыйбрәтле язмышязмыш
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Көчле кар-буран булу сәбәпле, Дәүләт автомобиль инспекциясе юлларда сак булырга киңәш итә

17:11

Янгында 23 яшьлек ир белән бер баланың гомере өзелгән

17:00

Әгерҗедә яшәүче сугыш ветеранына 100 яшь тулган

16:46

«Ватаным Татарстан» табиб, шәфкать туташы, фельдшерларга багышланган бәйге башланды

16:32

Татарстанның экология министры коронавирустан вакцина ясаткан

16:26

Казан автобуслары пассажирлары кондукторларга шикаять өчен бүләкләр алачак

15:46

“Йолдызлык” фестиваленең зона этаплары башланды

15:30

Безнең заман” яшьләрне туплый

15:06

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында беренче урынга чыккан

14:51

Баш кардиолог: “Йөрәк авырулы кешеләр беренче чиратта прививка ясатырга тиеш”

13:53

Яшел Үзәндә ике яңа шәһәр барлыкка килергә мөмкин

13:27

Рөстәм Миңнеханов “М-12” юлы төзелешен карады һәм күпер буласы урында киңәшмә үткәрде

13:00
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

08.02.2021

Мәһәр бирмәү — гөнаһмы?

01.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!