Сүзебез – Башкортстанда туып үскән моңлы тавышлы җырчы Алмас Хөсәенов турында. Республикада уза торган күп кенә дәрәҗәле чаралар да аның катнашында уза. Бик үзенчәлекле егет ул. Сәнгатькә дә, иҗатка да үз карашы, үз планнары бар. Теләсә опера җырчысы да була алыр иде. Ләкин Алмас Хөсәенов эстрада юлын сайлаган. Тик бу очракта сүз шоу-бизнес турында бармый. Халык җырларын да, шул ук вакытта популяр юнәлешләрне дә үз иткән җырчы белән әнә шул хакта сөйләштек.
– Алмас, халык җырларын шулкадәр нечкә тоемлау белән җырлау, аларны күңелең аша уздыру сәләте сиңа кем тарафыннан бирелгән?
– Нәселдән дип уйлыйм. Дәү әти курайда уйный, ә дәү әни аңа кушылып җырлый иде. Менә шул сеңеп калгандыр. Халык җырлары ул йөрәктән чыга. «Моң» сүзен тәрҗемә дә итеп булмый бит. Мин бөтен жанрларда да җырлыйм. Ләкин миңа: «Халык җырлары барысыннан да әйбәтрәк килеп чыга», – диләр. Бу минем канымда дип саныйм.
– Халык җырларының тәмен чын-чынлап кайчан тоя башладың?
– Мин аларны кечкенә чактан башкарам. Ә чын тәмен 18 яшьтә генә, «Эскадрон», «Әллүки» җырларын җырлый башлагач тойдым. Ул – Актаныштагы «Агыйдел» ансамблендә эшләгән чагым. Анда һәр чыгыш «Әллүки»дән башлана иде. Бу җыр минем белән 12–13 ел инде.
– 18 яшьлек Алмасның мондый халык җырларын башкаруын яшьтәшләре ничек кабул итә иде? Синең күңелеңне аңладылармы?
– Алар бүтән юнәлештә җырлый иде, мин дә бит аларны аңладым. Шулай булгач, алар да мине кабул иткәндер. Нидер әйтүче булмады. Монда мәсьәләнең башка ягы бар иде. Мин берәр конкурска барсам, алар: «Безгә булмый икән», – дип әйтәләр иде. Чөнки конкурсларда озын халык көйләрен, өске ноталарны алып, бар ягын да булдырып, кем җырлый – Гран-при шуныкы. Башкортстаннан бер егет: «Син бу конкурста катнашасыңмы? Катнашсаң, мин килмим», – дип яза иде.
– Син бик күп конкурсларда җиңү яуладың шул...
– Әйе, Башкортстандагы «Талантлы Башкортстан», «Башкорт җыры», «Ирәндек моңнары» – барсында да Гран-при яуладым. Татарстанда – Ваһапов фестивалендә, Әлфия Авзалова исемендәге конкурста Гран-прига, «Татар моңы» бәйгесендә хәтта ике тапкыр беренче урынга ия булдым. БДБ илләре арасында узган конкурста халык җырын башкарып, алтын медаль яуладым.
– Үзең дә җырлар иҗат итәсең бит. Күбрәк нинди темага язарга яратасың?
– Мәхәббәт турында. «Туеп булмый сине яратып» дигән җырымны бик җылы кабул иттеләр. Тиздән «Чәчәгем, дидең» дип аталган җырым чыга. Шагыйрьләр, көй язганымны белгәч, шигырьләрен тәкъдим итә башладылар. Бу җырның да көе сүзләрен укыгач ук барлыкка килде.
– Синең күңелеңдә нинди көйләр туа?
– 12–14 яшьләрдә тавыш үзгәрү чорында җырламый тордым. Ул 16 яшькә кадәр дәвам итте. Менә шул вакытта мин рок тыңладым. Шуңа күрә көйләрне дә шундыйрак жанрда язам. «Туеп булмый сине яратып» дигән җырым да рок стилендә.
– Халык җырларын шул дәрәҗәдә башкарган кешенең рок, попса юнәлешендә иҗат итүе сәер дә, кызык та. Бер кеше күңеленә шулкадәр төрлелек ничек сыя?
– Үзем дә белмим. Профессиональ яктан халык җырларына өстенлек бирсәм дә, балачактан үземне рок йолдызы итеп тоя идем. Мин «Ария» төркемен, Валерий Кипеловны еш тыңлыйм. Рок ул – хис, диапазон. Әлеге жанр тавышны да күрсәтә. Классикада тавышны тотарга кирәк, ә рокны җырлаганда син аның белән төрлечә идарә итә аласың, тавышың гына булсын. Шуңа күрә ул миңа ошый да.
– Син, рәхәтләнеп, рок-операда да җырлый алыр идең.
– Ә бу – минем хыялым. Үсмер чактан ук рок-опералар да тыңлый идем. Кызганыч, Татарстанда алар куелмый.
– Ә нишләп опера җырчысы юлыннан китмәдең?
– Опера җырчысы да була алыр идем... Уфада институтта укыганда опера театрына ассистент итеп чакырсалар, киткән дә булыр идем. Ләкин чакыручы булмады. Уку йортын да бик әйбәт тәмамладым, иң авыр арияләрне башкара идем. Нәтиҗәдә, мин армиягә барып кайттым да эстрада юлын сайладым, ул вакытта үзем җырлар яза башлаган идем.
– Үкенгән чаклар булмыймы?
– Юк. Чөнки күңелемә эстрада күбрәк ята. Операга барган булсам да, соңрак барыбер эстраданы сайлар идем, мөгаен.
– Ә нишләп консерваторияне ташладың?
– Мин укырга кердем, ләкин анда үземне күрмәдем. Кызык түгел... Үзем өчен үсеш тапмадым һәм икенче курста укуны ташладым.
– Быел гыйнвар аенда үзеңнең беренче сольный концертыңны куйдың. Канәгать калдыңмы?
– Гомумән алганда, әйбәт булды, ләкин мин тавышымнан канәгать калмадым. Беренче концерт, әзерлек эшләре дә, борчулар да күп булды һәм болар барысы да тавышка тәэсир итте. Репертуар да авыр иде, арасына бераз җиңелрәк җырлар куярга кирәк булган. Эшләп карагач кына ничек кирәген аңлыйсың шул.
– Башка уздырмыйм, дигән фикергә килмәгәнсеңдер бит?
– Юк. Мин тагын оештырыр идем. Дустым, Тинчурин театры оркестры дирижеры Ильяс Камал белән иң популяр халык җырларыннан торган концерт оештырырга уйлыйбыз. «Эрбет», «Бондюг кызы Зиләйлүк», «Хәмдия» кебек бик матур җырларыбыз бар. Аларны халыкка ишеттерергә кирәк. Хәзер менә шул концерт турында уйланып йөрим.
– Эстрада дисәң дә, үзең һаман халык җырларына тартыласың.
– Мин бит эстрада дигәндә бүгенге шоу-бизнесны күз алдында тотмыйм. Татар эстрадасы ул башка. Ә миңа поп-стиль ошый. Игорь Крутой да бит, «Яңа дулкын» фестивалендә татарлар булмавының сәбәбен аңлатып: «Сездә эстрада юк», – диде.
Безнең эстрада ул... үзебезчә. Ни өчендер без аны күтәрмибез, шул ук вакытта халык җырларын бозып җырлыйбыз. Әллә нәрсәләр кыланабыз.
– Син күз алдында тоткан эстраданың нәрсә икәнен аңлыйм бугай. Һәм бүген Илгиз Мөхетдинов, Филүс Каһиров, син һәм тагын берничә җырчы тамашачыга профессиональ татар эстрадасының нинди булырга тиешлеген үз үрнәгендә күрсәтергә тырыша. Бу – бик катлаулы юл, халык игътибарын җәлеп итә алырсыз микән?
– Ул бездән һәм акчадан, шул ук вакытта бирешмәүдән тора. Бөтен нәрсә хәзер акчага корылган. Тавышың булмаса да, ротация үз эшен эшли – сине таныта ала. Ә без бит эстрада түгел, күп акча эшли алмыйбыз. Радио, телевидение концертларына да бик сирәк чакыралар. Үзеңне үзең генә танытырга туры килә. Безнең иҗатка ниндидер игътибар, ярдәм булса, тизрәк тә үсеш булыр иде.
– Җырларыңны радио-телевидениегә ротациягә биреп караганың булдымы?
– Булды, ләкин хәзер бәяләр шактый артты. Бик күп эшләсәм дә, акчаны җиткереп булмый. Аның өчен ике Алмас кирәк. «Туган якка кайтып барышым» дигән җырга клип та төшердем. Ул бик матур килеп чыкты һәм мине танытты.
– Синең кебек бәрхет тавышлы, профессиональ җырчыларны үстерү өчен, тагын нәрсә кирәк, дип уйлыйсың?
– Аның урыны булырга тиеш. «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Әллүки» кебек авыр башкарыла торган халык җырларын җырлаучы яшьләр бик аз хәзер. Конкурсларга барсаң да, анда күбрәк «шытыр-пытыр» җырлар ишетелә. Сәләтле яшьләрне үстерергә кирәк. Үзем дә музыка көллиятендә укытам, кулдан килгәнчә тырышам. Укучылар арасында тырышлары, халык җырларын башкарырга теләүчеләре дә очрый. Бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора. Минем дә беренче курста бик укыйсым килми иде. Икенче курста халык җырларының асылын аңладым һәм янып киттем. Үз өстемдә эшли башладым. Укытучы бит ул сиңа юнәлеш бирә. Ә синдә тырышлык, үз-үзеңә таләпчәнлек булырга тиеш. Башкача синнән артист чыкмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез