Шуннан чыгып, без яшәгән заманга бәя бирелер. Ә ниндирәк мирас булыр икән ул? Кайбер фикерләргә, казанышларга күз салыйк әле.
Рифкать Миңнеханов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты:

Фото: Татар-информ
– Академия бер генә максат – фәнне саклап калу өчен оештырылды. Бүген бу учреждениенең төп миссиясе – гуманитар фәннәр. Әмма шул ук вакытта ул фәнни-технологик үсеш программасын оештыручы булып та кала. Чираттагы адым – җитештерү идеяләренә ярдәм итү. Шул уңайдан 2030 елга кадәрге алты өстенлекле юнәлешне билгеләп куйдык. Беренчесе – гуманитар фәннәрне, бердәм цифрлы мохитне һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә тикшеренү үзәкләрен үстерү. Икенчесе – предприятиеләрнең ихтыяҗлары буенча тикшеренүләр үткәрү һәм белгечләр тарафыннан әзерләнгән эшләнмәләрне әйләнешкә кертү. Өченчесе – технология өлкәсендә лидерлыкны билгеләү буенча илкүләм проектларда катнашуны дәвам иттерү. Дүртенчесе – фондларның табышын арттыру, эшләнмәләр һәм инвестицияләр әзерләү. Бишенчесе – генетиканы, автокомпонентларны, аддитив (3D-модель нигезендә) һәм пилотсыз технологияне үстерү. Алтынчысы һәм иң мөһиме – фән өлкәсендә эшләргә теләгән яшьләргә ярдәм кулы сузу, һөнәри үсешләрен тәэмин итү.
Эльмира Галимова, Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:

Фото: Татар-информ
– Институт – Россиядә һәм Татарстанда энциклопедияләр чыгару юнәлешендә эшчәнлек алып бара торган бердәнбер фәнни оешма. Институт цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү юнәлешендә нәтиҗәле эшли һәм «Tatarica 2.0.» онлайн энциклопедия контентын киңәйтү өчен киңкырлы эшчәнлек алып бара. Татарстан Рәисе йөкләмәсе нигезендә һәр районның энциклопедиясен булдыру эшенә керештек. Борынгы чорлардан алып хәзерге көннәргә кадәр Казан тарихын колачлаган «Казан» иллюстрацияле энциклопедиясен булдыру – шулай ук төп максатларның берсе. Тагын бер максат – республикада яшәүче төп халыкларның этник үзенчәлекләре, тормыш-көнкүреше тасвирланган «Татарстан халыклары» иллюстрацияле энциклопедиясен төгәлләү. Институт коллективы «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедик басмаларын, Үзәк Азиянең татар диаспораларына, Идел һәм Урал буе халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган энциклопедияләрне әзерләүгә кереште. Алга таба күптомлы «Татар энциклопедиясе»нең актуальләштерелгән, яңартып тулыландырылган яңа басмасын әзерләргә керешү күздә тотыла.
Ринат Гыйльмуллин, гамәли симеотика институты директоры:

Фото: Татар-информ
– Безнең өчен мөһим нәтиҗәләрнең берсе – татар телен заманча технологияләрдә куллану мөмкинлекләренең киңәюе. Без тел берәмлекләрен модельләштерү һәм тамгалау системаларын өйрәнәбез. Без ясаган TatSoft машина тәрҗемәчесе – шушы хезмәт нәтиҗәләренең берсе. 2026 елның октябрь мәгълүматларына караганда, аның аша 153 илдән 40 миллионнан артык тәрҗемә башкарылган. Институтта әзерләнгән лингвистик ресурслар, галимнәребезнең белеме һәм тәҗрибәсе Сберның «ГигаЧат» системасына татар телен кертүгә ярдәм итте. «Яндекс» сервисларында да татар телен куллану мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә даими эшлибез. Моның файдасы көндәлек тормышта күренә: кеше туган телендә мәгълүмат эзли, текст тәрҗемә итә, ясалма фәһем белән аралаша ала. Шул рәвешле, телебез цифрлы дөньяда да көндәлек аралашу һәм белем алу теле булып кала. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бергә «Сүзлек» проектын – сүзлекләрнең бердәм электрон фондын булдырабыз. Бу эш сүзлек төзүчеләрнең бай мирасын цифрлы мохиттә файдаланырга, сүзләрнең мәгънәсен, язылышын һәм дөрес кулланылышын ачыкларга ярдәм итәчәк.
Илгиз Халиков, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры:

Фото: шәхси архивтан
– Фәннәр академиясенең рәсми сайтында «ТАТЗЕТ» электрон ресурсы булдырылды. Анда 80 басманы үз эченә алган сүзлекләрнең электрон фонды, Татарстан топонимнарының электрон каталогы, татар диалектлары атласы, татар матур әдәбияты корпусы һәм башка проектлар урнаштырылды. «Мәгърифәт» медиаплатформасы – татар телен, әдәбиятны укытуга һәм татар балалар әдәбиятына багышланган ресурс. Институтның электрон ресурсларына мөрәҗәгатьләр саны ел саен ярты миллионга кадәр җитә. Соңгы елларда ирешелгән төп казанышлар рәтендә гарәп графикасындагы иске татар басма текстларын уку һәм кириллица графикасына күчерү программасын, шулай ук цифрлы фотобанкны эшләүне күрсәтергә мөмкин. 2025 елда реставрацияләү һәм цифрлаштыру буенча махсус лабораторияне эксплуатациягә кертеп җибәрү институттагы Язма мирас үзәгенең матди-техник базасын ныгыткан мөһим вакыйга булды.
Радик Салихов, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры:

Фото: Татар-информ
– Институт Россия Фәннәр академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә, аерым алганда 20 томлык «Россия тарихы» басмасын әзерләү эшендә актив катнаша. Республикада һәм Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның күп гасырлык тормышын өйрәнү дә – беренче чиратагы эшләр. Татарстан халкының фашистлар Германиясен җиңүгә керткән өлеше турындагы фәнни хезмәтләр дә аерым урын биләп тора. Институтта үткәрелгән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Рәисе йөкләмәсе нигезендә институт Татарстан предприятиеләренә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирү максатыннан тикшеренүләр алып бара. Бүген институт «Дала Евразиясе халкының тарихы һәм мәдәнияте» дип аталган региональ фәнни программаны тормышка ашыру буенча эшли.
Айрат Ситдыйков, Альфред Халиков исемендәге Археология институты директоры:

Фото: Татар-информ
– Археология институты тарафыннан тикшеренү эшләре Татарстанда, Идел-Урал төбәгендә генә түгел, бәлки ерак чит илләрдә дә алып барыла. Ул – Россиянең Европа өлешендә әйдәп бара торган институтларның берсе, ә Идел буе төбәгендә – бердәнбер. 2026 елда институт тарафыннан Татарстанда 100 дән артык археология һәйкәле тикшерелде. Болгар һәм Биләргә, башка тарихи шәһәрләргә экспедицияләр оештырылды. Татарстан археологлары Үзбәкстанда, Монголиядә, Россиянең Рязань, Әстерхан, Пенза шәһәрләрендә дә казу эшләре алып бара. Быел Әстерхан өлкәсендәге Лапас авылы янындагы мавзолейлар комплексын өйрәнүне дәвам иттерү бик үзенчәлекле булды. Федераль әһәмияткә ия булган бу объекттагы беренче номерлы мавзолей Алтын Урданың катлаулы архитектура корылмасы булып санала. Шулай ук Касыйм шәһәрендә планлы тикшеренүләр дәвам итә.
Рифгать Шаһидуллин, Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры:

Фото: Татар-информ
– Бүген белгечләр экологик куркынычсызлык, мониторинг, аналитик контроль, шулай ук су, һава, җир һәм биологик ресурсларны дөрес куллануны тәэмин итү буенча фәнни-гамәли эшләр белән шөгыльләнә. Тикшеренүләрнең бер өлеше агып төшә торган суларны чистарту технологияләрен тикшерүгә, калдыкларны зарарсызландыру һәм пычранган территорияләрне тернәкләндерүгә багышланган. Республикабызның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә һаваны пычрата торган чыганакларның базасы булдырылды. Бу мәгълүматлар шәһәрләрне үстерү эшен планлаштырырга ярдәм итә. Институт белгечләре тарафыннан төбәктәге туфракның, суның, катлам күрсәткечләренең ни дәрәҗәдә пычрануына комплекслы бәя бирелде. Татарстан һәм Идел-Урал нефть-газ провинциясе территорияләренең геологик төзелешен, тектоникасын һәм нефть-газ перспективаларын өйрәнү өлкәсендә гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү институт эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән санала. Геологлар тәкъдиме буенча девон-ташкүмер катламнарында нефтьнең дүрт ятмасы ачыкланды, бу республиканың ягулык-энергетика комплексын үстерүгә зур өлеш кертте.
Андрей Куликов, гамәли тикшеренүләр институты директоры:

Фото: шәхси архивтан
– Институтта алты база компетенция үзәге формалаштырылган. Яңа материаллар үзәге хезмәткәрләре тарафыннан техник метан газы һәм водород сенсорлары өчен яктылык-диодлы матрица буларак А3В5 гаиләсендәге ярымүткәргеч гетероструктураларны үстерү технологиясе эшләнде һәм гамәлгә кертелде. Нефть-газ технологияләре үзәгендә бик сизгер сейсмодатчик һәм тавышларны фильтрлау өчен математик модель эшләнде. Бу система җирне ишетергә һәм нефть-газ катламының су белән өзелүе вакытында хасил булган ярыклар системасын төзергә мөмкинлек бирә. Пилотсыз авиация системалары үзәге пилотсыз очкычларны Татарстан икътисадына яраклаштыру белән шөгыльләнә. Астрофизика секциясе Төркиядәге Анталия шәһәрендә урнашкан телескоп аша «Спектр-Рентген-Гамма» Россия иярчен обсерваториясен һәм «кара тишек»ләр янәшәсендәге йолдызлыкларны күзәтүен дәвам иттерә.
Фәннәр академиясе – саннарда:
Академиядә 647 кеше эшли. 426 сы – фәнни хезмәткәрләр, шуларның 80 е – фән докторы, 207 се – фән кандидаты. Академик корпус составында 58 академик, 61 мөхбир-әгъза, 23 мактаулы һәм 15 чит ил әгъзалары бар. Тикшеренүчеләр саны тарихта беренче тапкыр 17 меңгә җитте, шуларның 58 проценты – яшь галимнәр.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез