Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) генераль секретаре исеменнән ИХО Генераль секретариатының икътисади мәсьәләләр Департаменты хезмәткәре Фарха Рамдзан сәламләде.
– Бүген дөньякүләм хезмәттәшлек һәм глобаль икътисадта сәяси кыенлыклар бар. Бу көннәрдә без Казанда узучы ассамблеяда әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын эзлибез. Монда билгеләнгән бизнес коралларын һәр ил куллана алачак. Безнең оешма югары сыйфатлы хезмәттәшлек, һәркем өчен уңайлы чишелешләр табуны тәэмин итә. Оешмадагы һәр ил хәләл индустрияне үстерергә тиеш, – диде ул һәм һәркемгә нәтиҗәле эш теләде.
Казан халыкара диалогны үстерүдә зур роль уйный. Әлеге ассамблея утырышы да искәрмә түгел: монда кулланучылар һәм җитештерүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа баскычка күтәрү өчен техник нигез салына.
– Бүген безнең хезмәттәшлекнең өченче көне. Бу көннәрдә төрле ил вәкилләре стандартлаштыру, сертификацияләү, сыйфат инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыша. Аларның бу очрашу кысаларында гына эшләмәве, ә кулланучылар һәм җитештерүчеләр арасында ачык һәм гадел хезмәттәшлек булдыру өчен нигез булуы бик мөһим. Бу экспорт, базарларны масштаблаштыру, хәләл стандартларга һәм таләпләргә туры килгән яңа продуктлар булдыру өчен мөмкинлекләр ача, – дип белдерде Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) башлыгы Антон Шалаев.
Россия 2019 елда SMIICта күзәтүче ролен ала.
– Бүгенге утырыш чыннан да тарихи. Ул беренче тапкыр Россиядә, беренче тапкыр әлеге оешманың күзәтүчесе булган илдә үтә. Бу безнең өчен зур ышаныч билгесе, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Ул бездә әлеге юнәлештә эш күптән түгел генә башлануын, монда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, «КазанФорум»ның да роле зур булуын ассызыклады.
– «КазанФорум»да ел саен экспертлар очраша, фикер алыша, бу алдагы сәүдәгә, экспортка турыдан-туры йогынты ясый. Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе институты эчендә төрле юнәлешләр буенча хәләл стандартларын эшләүче унсигез техник комитет бар. Аларның тәҗрибәсе зур, тиздән биофармацевтика, вакциналар һәм нутрицевтиклар буенча яңа стандартлар эшләячәкләр. Без башка илләр белән эшлекле мөнәсәбәтләрне сакларга, рәсми чаралар уздырырга гына түгел, ә нәкъ менә шушы эш төркемнәренә, техник комитетларга да кушылырга тиеш. Татарстан монда алдынгы төбәк буларак катнаша. Безгә элемтәләр булдыру, ышанычлы хезмәттәшләр табу мөһим, – диде Талия Миңнуллина.
Хәләл стандартлары бүген икътисади таләп кенә түгел, ә тормыш рәвеше дә. Илебезнең бу юнәлештә үсеше мөһим булуын Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та билгеләп үтте.
– Генераль Ассамблеяның егерме беренче утырышы Россиядә узу, күпсанлы делегатлар катнашуы – зур күрсәткеч. Бүгенге Россиянең көн тәртибе тыгыз: бу атнада күпме югары дәрәҗәдәге очрашулар уза һәм төрле юнәлештәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар бара, шул исәптән Ислам дөньясы илләре белән дә. Әлеге утырыш хәләл яшәү рәвеше турында сөйли. Хәләл стандартлары Россия тормышына актив үтеп керә, һәм, әлбәттә, башка илләрнең тәҗрибәсе, киңәшләре безнең өчен мөһим. Алга таба Россия дә күзәтүче категориясеннән Ассамблеяның төп катнашучысы булыр, дип өметләнәбез, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез