Газетага язылу

Яшь буын нигә үзе күрмәгән чорны «сагына»?

Урам буйлап заманча чыбыксыз наушник урынына чыбыклысын кигән яшь егет атлый. Ул 1990–2000 елларның «алтын хитлар»ын тыңлый.

Яшь буын нигә үзе күрмәгән чорны «сагына»?
Фото: "ВТ" архивыннан

Ә чатта кызлар «мыльница»га фотосурәткә төшә. Кафе-рестораннарда да, ап-ак савыт-сабаны бер читкә этәреп, винтажлы элементлылары кайта башлады… Яшь буынның үзләре күрмәгән чорны якын күрүе нәрсә дигәнне аңлата? Өзлексез мәгълүмат агымыннан туюмы, аерылып торырга теләү яки тамырларны эзләүме?

«Камиллек»тән арыдыкмы?

Белгечләр әйтүенчә, әлеге күренешнең төп сәбәпләренең берсе – цифрлы тормыштан ару. Замана яшьләре туганнан бирле шул мохиттә яши. Аларның бөтен тормышы социаль челтәрләрдәге камил, фильтрланган, шомартылган сурәтләрдән гыйбарәт. Нәкъ менә шушы ясалма «камиллек» ялыктыра да инде. Заманча камерага төшерелгән фотосурәтләр шулкадәр ачык, чиста ки, аларда тормышның җаны калмаган кебек тоела башлады. Ә менә 20 ел элеккеге тасмалы фотоаппаратка төшергән бераз сары яисә зәңгәр төсмерле, бөртекле фотосурәтләр чын тормышны, мизгелнең кабатланмаслыгын күрсәтә кебек.

Бу чор безнең әти-әниләребезнең яшьлегенә бәйле. Аларның фотоальбомнарын караганда без ихласлылык, гадилек, үзгә бер җылылык күрәбез. Ул чор җырлары, кассеталарның кыштырдавы да тынычлык бирә. Бу – бик тиз үзгәрүчән бүгенге чынбарлыктан вакытлыча качу, үзенә күрә бер психологик сыену урыны табу булып та тора.

Җырлы хәтер

Җырчы Beku (чын исеме – Белла Джанджгава) да бу күренешнең сәбәпләре күпкә тирәнрәк һәм җитдирәк, дип уйлый.

– Бу бүгенге заманга, яшәү шартларына бәйле. Тагын бер сәбәбе – буынның шәхси үзенчәлекләрен эзләү, – ди Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Әлфинә Әзһәмова, Оскар Усманов һәм башкаларның җырларын яңартучы кыз. – Без әлеге җырларны тыңлап үстек, хәзер алар сагыну хисе уята, бәлки шуңа популярлык яулыйдыр. Иҗатымның башында мин ниндидер стильне таныту максатын куймадым, бары тик үземә ошаган юнәлештә эшләдем. Ә тора-бара ул трендка әверелде. Иң мөһиме – бу мода тамырларың, үткәнең белән кызыксыну юлында беренче адым була ала. Мода вакытлы булса да, тамырларыбызга карата мәхәббәт – мәңгелек.

Чыннан да, ретро җырларны яңарту бүген аерым агымга әверелде. Искәндәр Шакиров (ИСКАН) та үткән чор рухын заманча яңгырашта тыңлаучыга җиткерә. Аның уйлавынча, яшьләр тамырлары, мәдәнияте һәм тарихы белән элемтә тоярга тели, шул ук вакытта үткәнгә яңача карый.

– Мин җырларны яңартканда алардагы ихласлылык, җанлылыкны саклап калырга телим. Әмма замана тыңлаучысына кызыклы яңа яңгыраш та өстим. Бу җырларда инде вакыт белән сыналган көй, хис-кичерешләр бар, алар үз актуальлеген югалтмый, – ди Искәндәр. Аның фикеренчә, бу – мәдәни мирасыбызны киләчәк буынга тапшыру мөмкинлеге дә.

«Әтиләр» модасы

Тагын бер мөһим фактор – мода куу, бертөрлелеккә каршы чыгу һәм аерылып тору омтылышы. Игътибар итәсездер: кибетләрдә бер үк төрле киемнәр, бертөрле фасон, җиһаз, савыт-саба… Индивидуальлекне саклап калырга, үзенчәлекле булырга теләгән яшь буын моның чишелешен элеккеге киемнәрдә һәм винтажлы интерьер элементларында күрә.

22 яшьлек Казан егете Рәсим Әхмәтҗанов та 1990 нчы еллар стилендә киенергә ярата. Ул, авылдан алып килеп, әтисенең киемнәрен стильләштерә, кайберләрен сату-алу платформаларыннан ала икән. Әмма аның бәясе дә бар, ди егет.

– Мондый стиль миңа якын. Әтиләребезнең кулыннан бөтен эш килгән. Ә замана яшьләренә күз салсак, араларында киемнәре дә, тышкы кыяфәтләре дә килешле булмаганнары бар. Болай булырга тиеш түгел, минемчә. Үзем өчен болай киенү – стиль һәм уңайлылык турында: матур да, гади дә. Заманчалыкка каршы килү дип санамыйм, бу – гадилеккә һәм чынлыкка кайту, – ди Рәсим.

Яшь буынның элеккеге мәдәнияткә тартылуы заман агымында бераз тукталып торырга, якыннарыбызның яшьлек хатирәләрен барларга һәм безне чорлар белән бәйли торган нечкә генә җепләрнең дә кадерле икәнен аңларга ярдәм итә. Яшьләрнең тарихка, әти-әниләре узган чор белән кызыксынуы – җәмгыятебезнең җанлылык, ихласлыкка сусавының, тере һәм эзләнүчән булуы күрсәткечедер, бәлки.     

Фикер

Надежда Александрова, культорология фәннәре докторы:

– Бу – яшь буынның үткән чорлар мәдәниятеннән мәгънә эзләве. Алар 1990–2000 нче елларны күрмәгән, шуңа да ул елларның мәдәниятен, әти-әниләренең шул чор турында сөйләүләрен романтика итеп күрә. Үткәннәр аңлаешлы, хис-кичерешләргә бай, җанлырак булып тоела. Цифрлаштыру йогынтысында бигрәк тә физик тәҗрибә: чыбыклы колакчыннар, тасмалы фотоаппаратлар, кәгазь альбомнар кире кайта. Бу – бөтен нәрсә цифрлы формада булган һәм бер төймәгә басуда ачыла торган дөньяга үзенә күрә «тактиль» җавап. Глобаль тотрыксызлык йогынтысын да кире кагарга ярамый: билгесезлек чорларында җәмгыятьнең ешрак таныш мәдәни образларга мөрәҗәгать итүе табигый.

Лилия Вәлиева, стилист:

– Бүген 1950–1990 нчы елларда кигән киемнәр: клеш чалбар, билдән буылып куелган пиджак, мехлы пальтолар модада. Яшьләрнең бу тенденциягә тартылуы сөендерә. Минемчә, бу – истәлек, үткәнне искә алу, гаилә бердәмлеге билгесе. Алар үткәнне, әниләрнең матур итеп киенеп йөргәнен, балачакны искә төшерә. Бу күренешкә мода, кыска вакытлы тренд дип кенә карарга ярамый. Мондый киемнәрнең кибет киштәләренә кабат әйләнеп кайтуы безнең киенү культурасын, зәвыкны кайтара, минемчә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре