– Татарстанда архив тармагы бүген документларны саклау белән генә шөгыльләнми, халык, оешмалар, районнар белән дә актив эш алып бара. Бу хезмәт тарихи хәтерне саклауга, гаилә институтын ныгытуга һәм архив эшләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Республика буенча үткәрелгән барлык бәйгеләр дә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада архив эшен үстерү буенча дәүләт программасына нигезләнеп оештырыла, – дип билгеләп үтте ул.
Комитет төрледән-төрле бәйгеләр үткәрә. «Гаилә архивын дәвам ит» дигәне ике этапта – башта районнарда, аннары читтән торып республика буенча үткәрелә. Монда төп урын үз гаиләләре турында табылган яңа документларга һәм гореф-гадәтләргә бирелә. «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» – документаль публикацияләр бәйгесе. Анда нигездә мәктәп балалары, студентлар, укытучылар, Россия төбәкләрендә эшләп килгән музей, архив хезмәткәрләре катнаша. Оештырылганнан бирле бу бәйгедә 400 дән артык кеше көчен сынап карарга өлгергән иде. «Дәүләт комитеты стипендияләре» бәйгесе – нигездә Казан федераль университеты студентлары өчен. Алар, укый башлагач ук, архивларда актарына, анализ ясарга, һәр табылдыкны фәнни нигезләргә өйрәнәләр.
Бәйгеләр арасында иң күләмлесе, бар халыкны җәлеп итә торганы – мөгаен, 2018 елдан бирле үткәрелеп килгән, генеалогик тикшеренүләрне үз эченә алган «Минем шәҗәрәм» бәйгеседер. Бу чарада республикада яшәүчеләрдән тыш илебезнең башка төбәкләреннән дә катнашалар. Быел 5 төбәк, 189 кеше үз эшен тәкъдим иткән иде. Араларында мәктәп балаларыннан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр булды.
Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар тәкъдим иткән эшләрнең сыйфаты елдан-ел яхшыра. Архив белешмәләренә нигезләнгән тикшеренүләр тирәнрәк үткәрелә. Татарстанныкыннан тыш, илебезнең башка төбәкләрендә урнашкан архивлардагы документлар да файдаланыла. Шунысы шатландыра: тора-бара бу тикшеренүләр шәҗәрәне үз эченә алган китапларга әверелә. Алар истәлеккә генә калмый, киләчәк буыннар бу мәгълүматларны тагын да киңәйтер, эзләнүләр алып барыр дип көтелә.
Шунысы мөһим: күп эшләр шәҗәрә макеты формасында эшләнгән. Шуңа күрә аңа гаиләдәге кечкенә балалар да рәхәтләнеп үз өлешен кертә ала. Әйтергә кирәк, әлеге җәһәттән балалар өчен архивларда мастер-класслар да үткәрәләр. Бу инде күптән матур гадәткә әверелгән. Бәйгедә катнашучыларның иң кечкенәсенә – 6 яшь, иң өлкәненә – 80 яшьтән артык.
Быел «Татарстан республикасының иң яхшы архивы» бәйгесендә – «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе (җитәкчесе – Данил Фомин) һәм «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесе (җитәкчесе – Илдар Фәхретдинов) җиңү яулады. Бу оешмаларның җитәкчеләре журналистлар белән дә бик теләп аралаштылар. Архив документларын ничек саклаулары һәм киләчәк буынга калдырырга ниятләгән мираслары – музейлары турында сөйләделәр.
– Тарих төпкелендә казыныгыз, анда әле кызыклы һәм мөһим әйберләрне күп табарга була. Бәйгеләрдә катнашыгыз, без сезне шатланып бүләкләрбез, – диде Гөлнара Габдрахманова, Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез