Апаслар һәрдаим үз якташларын кунакка җыеп, алар белән төрле чаралар үткәреп торалар.
Бу юлы алар – якташлык җәмгыяте тормышына өлеш кертүчеләрне бергә җыйганнар. Алар арасында Хәлим Гайнуллинның хатыны Фәнисә ханым, Хәмзә Бәдретдинов, Фәгыймә Әфләтунова, Ирек Әфләтунов, Равил Хөҗәттов, Фердинанд Сәләхов та бар. Якташлар җәмгыятьнең иң беренче көннәрен искә алып, узган елларга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар корганнар.
Чара ахырында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов 2027 елның 4 гыйнварында узасы концертына билетлар өләшкән. “Апас” якташлар җәмгыяте вице-президенты Наил Галиуллин исә һәр кунакка истәлек бүләкләре тапшырган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез