Өч сәгатьтән соң дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булган шәһәр зыянны санарга кереште.
Тиз арада оештырылган һәм җайга салынган эвакуация нәтиҗәсендә корбаннар булмый калды. Шулай да Менделеев урамындагы күпфатирлы торак йорт зыян күрде. Анда яшәүче бар кешене оператив рәвештә башка урынга күчерделәр. Зыян күрүчеләргә табиблар тиешле медицина ярдәмен күрсәтте. Һәлакәт урыннарында ашыгыч хезмәтләр эшләде. Һөҗүм бу юлы да сәнәгать зонасын урап узмады.
Шул ук көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага юл тотты, сәнәгать зонасындагы предприятиеләрне карап чыкты. Шулай ук Рәис зыян күргән йортта булды. БПЛА күпкатлы йорттагы бер фатирга эләккән. Бәхеткә, пилотсыз очкычның снаряды шартламаган. Йортта яшәүчеләр вакытлыча урнаштыру пунктларына юлланды. Аларга кайнар ризык бирелде, яннарында медицина хезмәткәре дежур торды.
Соңрак Рөстәм Миңнеханов шәһәр администрациясендә оператив киңәшмә уздырды. Ул беренче чиратта җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүгә бәйле эшләргә игътибар бирде.
Зыян күрүчеләрнең хәле турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры хәбәр итте.
– Һөҗүмнән өч кеше зыян күрде. Алар уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Пациентлар кирәкле барлык медицина ярдәмен Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә ала. Көч һәм мөмкинлекләр җитәрлек. Тормышларына куркыныч янамый, – дип язды Альмир Абашев үзенең «Макс» каналында.
Дүшәмбе эшлекле киңәшмәдә Радмир Беляев зыян күрүчеләрнең саны 7 гә җиткәнлеген хәбәр итте. Алтысына оператив рәвештә район үзәк хастаханәсендә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелгән, Росгвардиянең бер хезмәткәре операциядән соң стационарда дәвалана.
Һөҗүм аркасында Түбән Камада җылыны ябып торырга туры килде. Коммуналь һәм авария хезмәтләренең тәүлек буе диярлек дәвам иткән эшләре иртә белән тәмамланды.
Түбән Камада яшәүче Мәүлидә Җамалиева белән ялларда булган хәлләргә әйләнеп кайтабыз. Зыян күргән йорт алардан ерак түгел. Халыкның битараф булмавын, бердәмлеген билгеләп үтә әңгәмәдәшем.
– Мин ул пилотсыз очкычларның тавышын таныйм инде хәзер. Шулар тавышына уянып, балконнан урамга карадым. Кешеләр сыену урыннарына бара, араларында яшьләр күп икәнлеген күрдем. Алар эштә – заводта да өйрәтелгән инде, үзләрен ничек тотасын беләләр, – дип сөйли Мәүлидә ханым. – Без үзебез ваннага керәбез йә коридорга чыгабыз. Пилотсыз очкыч килеп кергән фатирдагы кешеләр дә коридорда булганнар, аннары беренче катка төшкәннәр, дип сөйләделәр. Иртән хәл белешү башлана бит... Беркем битараф түгел. Безнең йортта яшәүчеләр дә чатка яза башлады. Шимбә – ял көне, дип тормыйлар, кемгә ярдәм кирәк, кем зыян күргән – йортта яшәүче табиблар да, кадрлар бүлегендә эшләүчеләр дә ярдәм тәкъдим итә, шундук исемлекләр төзи башлыйлар.
Дүшәмбе иртән Татарстан Рәисе видеоконференция форматында оператив киңәшмә уздырды, анда агымдагы вазгыять, торгызу эшләре, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән предприятиеләргә ярдәм итәргә кушты.
МӨҺИМ!
БПЛА очуын һәм ПВО эшенең фото-видеосын төшермәгез һәм беркайда таратмагыз. Мондый материалларны бастыру аркасында җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бәреп төшерелгән дроннарның корпус фрагментларында шартлаткыч һәм таймер-детонаторлар булырга мөмкин. Аларга якын килү тыела.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез