Газетага язылу

Белмәгәне дә күп. Табиблар үлчәп яшәргә куша

2025 елның ахырында Татарстанда диабет белән авыручы 170 меңнән артык кеше теркәлгән. Ел саен бу чир 10 меңгә якын кешедә ачыклана. Дөнья буенча да, ил буенча да тагын бер күңелсез статистика бар әле. Һәр авыручыга үзенең авырганын әле белмәүче 1–2 кеше туры килә. Иш янына куш булып куймас өчен, авыручылар исемлегенә эләкмәс өчен бүген ничек сакланырга була? Исеме татлы, дигәч тә...

Белмәгәне дә күп. Табиблар үлчәп яшәргә куша

Хәлим Нәкыйповка 2 нче типтагы шикәр диабеты диагнозын 7 ел элек куйганнар.

– 60 яшьтә диспансеризация узганда ачыкланды ул. Беренчедән, нәселдә бар, әтидә дә шул диагноз иде, шикәр чире белән 25 ел яшәде. Авырлык та артып китте. Табиб гәүдә авырлыгын һәм буйны тапкырлап бүлде дә, тән массасы индексын санап чыгарды. Симерүгә таба баруымны чамалый идем инде үзем дә. Башта чынга алмадым, теләгән әйберне ашасам да, шикәр алай зыянлы артып китми иде. Була икән бу, дидем. Тик менә бер ел инде һәр иртәм үлчәнүләрдән башлана хәзер. Үлчәүгә басам, аннары кан басымын, шикәрне үлчим. Көндәлек күрсәткечләрне дәфтәргә язып барам, – ди әңгәмәдәшем.

Хәлим абыйда күптән түгел яман шеш барлыгын ачыклыйлар. Бер бөерен алдырырга туры килә. Диабет диагнозы андый вакытта авыручының хәлен катлауландыра, билгеле. Моңа кадәр эчкән дарулары туры килми хәзер, дәвалануны да үзгәртергә, артык авырлыкны киметү өстендә дә эшләргә кирәк. Башыңа төшсә, башка чара юк – бер ай чамасы вакыт эчендә 5 килограмм авырлыгын югалткан. Дөрес тукланып, шикәр күрсәткечен дә нормада тотарга өйрәнгән.

РКБның эндокринология үзәге мөдире, табиб-эндокринолог Чулпан Зәйнуллина авыручылар саны үсүне иң беренче чиратта стресска бәйләп аңлатса да, диспансеризация узуның да йогынтысы зур икәнен ассызыклый. Диабет алды хәлендә булучы пациентларны ешрак ачыклыйлар хәзер.

– Чирне вакытында ачыклауның төп юлы – дииспансеризация. Шикәр диабеты әле сизелерлек симптомнар бирмәгәндә үк аны ачыклап була. Аннары инде диагноз йә раслана, йә кире кагыла. Беренче этапта глюкозага анализ алына, анда арту сизелсә, пациентны скринингның икенче этабына җибәрәләр. Анысында анкета тутырталар, тагын бер кат глюкозага анализ алалар, гликемированный гемоглобинны ачыклыйлар. Анализ нәтиҗәсе буенча терапевт һәм эндокринолог консультациясе билгелиләр, кирәк булса дәвалау башлана, – дип аңлатты Чулпан Зәйнуллина.

Быел шикәр диабетына каршы көрәш төбәк программасын 2030 елга кадәр озайттылар. Шул вакытка диспансер күзәтүендә торган пациентлар санын 94 процентка җиткерергә исәплиләр. Ягъни үзенең авыруын әле белмәүче кешеләрдә дә чирне ачыкларга мөмкинлекләр булачак.

Табибларны шикәр диабетының яшәрүе дә борчый. Моның сәбәбе бер генә түгел, әлбәттә. Тормыш рәвеше үзгәрү, аз хәрәкәтләнүгә куркыныч тудыра торган факторлар, хроник авырулар да кушыла. Үзегездә шикәр авыруы бармы-юкмы икәнлеген билгеләргә теләсәгез, елга бер тапкыр ач карынга глюкозага анализ биреп торырга киңәш итә белгечләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре