Кырын эш
Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр – 15, үтерү очраклары 44 процентка кимегән мәлдә үсмерләр тарафыннан кылынганнары арта. Министрлыкның Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Айдар Фәсхетдиновны шушы вазгыять борчый. Быелның ун аенда балалар 528 җинаятьтә катнашкан.
– Үсмерләр кибетләрдән әйбер урлап карап кыек юлга баса. Быел шундый 237 җинаять теркәлде. Кызганыч, балалар үтерү, көчләү, төркемнәр булдырып, урамда кешеләрне кыйнау, наркотик сату, автомобиль урлау кебек эшләргә алынырга да куркып тормый. Балигъ булмаганнардан торган төркемнәр тарафыннан 222 җинаять кылынган. Иң борчыганы мондый төркемнәрдә үсмерләр саны елдан-ел арта, – диде Айдар Фәсхетдинов
Министрлык мәгълүматларына караганда, балалар арасында җинаятьчелекне булдырмау максатыннан эшнең туктап торганы юк анысы. Полиция хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә шикле һәм тыелган контентны юк итү буенча да эш алып бара. «Тыелган контентлы битләрне блоклауны сорап Роскомнадзорга 2255 гариза юлланылды. Аларның 820 се инде ябылды. Моннан тыш яшьләр арасында профилактик әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрәбез», – диде полиция полковнигы.
Урамда тынычмы?
Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы урынбасары Рәүф Низамов, үз чиратында, урамнарда кылына торган җинаятьләр турында сөйләде. Быел аларның саны 2,6 меңгә җиткән. Шуларның 2 мең тирәсе – фаш ителгән эшләр исемлегендә.
– Полиция хезмәткәрләренә «Имин шәһәр» программасы кысасында куелган 10,5 меңнән артык видеокүзәтү камерасы ярдәмгә килә. 10 ай эчендә генә дә алардагы язмаларны кулланып 220 җинаять ачылды, – дип белдерде Рәүф Низамов.
Хәзер бигрәк тә кибеттән әйбер урлап чыгу очраклары арткан. Караклыкның 65 проценты нәкъ шушы төр җинаятькә туры килә. Ә урамнарда талаулар соңгы вакытта кимү ягында. Узган ел мондый 1260 очрак теркәлгән булса, быел 993.
Казанның куркыныч районнарын да атап үттеләр. Төнге клублар күп булган Вахитов районының Профсоюз һәм Пушкин урамннары сугыш чукмарлары белән аерылып тора. Анда 10 ай эчендә генә дә кулын тыя белмәгән 20 дән артык кешене тоткарлаганнар. Ә шәһәрнең иң зур Совет районы чит кеше әйберен чәлдерүчеләр күплеге белән аерылып тора. Моны районда кибетләр күп булу белән аңлаталар.
Кимү ягында
Айдар Фәсхетдинов әйтүенчә, авыр җинаятьләр үткән ел белән чагыштырганда 26 процентка кимегән. Былтыр аларның саны 13 меңнән артык булса, быел исә 9582. Кеше үлеменә китергән җинаятьләрнең – 100 һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салуның 190 очрагы ачылган.
– Элек кылынган җинаятьләрне ачуга аерым игътибар бирелә. 1994 елда үтерелгән хәрби училище курсанты эшенә быел нокта куйдык. Җинаятьче суд каршында җавап тотачак. Шулай ук 1999 елда Бөгелмә районында ир-атны үтерүдә катнашы булган кеше ачыкланды, – ди полиция полковнигы. Быел күпләрне тетрәндергән җинаятьләрдә катнашучыларны да кулга алганнар. Монда сүз Югары Ослан һәм Ютазы районнарында үтерелгән хатын-кызлар эшләрен ачу, шулай ук сентябрьдә Чаллыда сабыена кул салган 24 яшьлек ананы тоткарлау турында сүз бара.
Хәзер күп кенә җинаятьләр IT технологияләр кулланып кылына. Быел аларның саны 7202 гә җиткән. Шулай да бу юнәлештә үткән ел белән чагыштырганда җинаятьләр саны 32 процентка кимүе теркәлгән.
– Кешеләрне алдап акча алучы кырыгалдарлар да тик ятмый. Акчаны корбаннан алып китү эшен махсус «курьер»лар башкара. Быел алар ярдәмендә 514 җинаять кылынган. 171 курьер тоткарланды. Апрель аенда 18 җинаять эшенә катнашы булган 2009 елгы егет кулга алынды. Күп очракта заказчылар башка шәһәрләрдә яшәп эш йөртә. Мошенниклар тозагына эләгүчеләргә, акчаларын кайтару өчен башкаларны алдарга тәкъдим итү очраклары да бар. Элек курьерлар ролен яшьләр башкарса, хәзер өлкән кешеләр дә мондый эштән тартынып тормый, – ди Айдар Фәсхетдинов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез