Моданы эләктереп алырга гына торган кибет-базарлар инде күптән матурлыгыннан күзләр камашкан хайван яки әкият геройлары сыннары белән тулды. Мондый матурлык арасыннан иң куркынычсызын, өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгару белән янамаганын ничек сайларга? Белгечләр киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Саклану классы
Урамда урнаштырыла торган сыннар дымлылыктан һәм температура кинәт үзгәрүдән курыкмаска тиеш. Саклану классы IP символлары белән билгеләнә һәм шуннан соң саннар күрсәтелә. Беренчесе – тузан һәм каты кисәкчекләрдән, икенчесе дымнан саклану дәрәҗәсен аңлата.
IP44 дип билгеләнгән бәйрәм бизәге су тамчыларына бирешми, әмма кар-буранга һәм коеп яуган яңгырга түзми. Мондые – түбәле терраса-верандалар, ягъни явым-төшем эләкми торган урыннарга урнаштыру өчен генә.
Янып торган сыннар гадәттә светодиодлы җепләр беркетелгән тимер кысадан тора. Алар асылда электр челтәреннән эшли. Әмма хәзер сатуда кояш панельләре белән тәэмин ителгәннәрен дә күрергә мөмкин. Мондыйларына электр чыбыгы сузып мәшәкатьләнәсе юк. Ләкин кышын көннәр кыска, шуңа күрә панель җыйган яктылык 4–6 сәгатькә генә җитәчәк.
Түбәсез, ачык урынны бизәү өчен саклану классы IP65 һәм күбрәк булган сыннар һәм гирляндаларны сайларга кирәк.
Лампочка төре
Ике төрле: светодиодлы (LED) һәм гадәти була. Тегесе дә, монысы да суыкка чыдам. Әмма зур гына аермасы да бар. LED-лампа электр утын азрак «ашый» (1 метр озынлыктагы гирляндага – уртача 4–8 Вт). Ә инде гадәти лампочка 30–50 Вт куллана. Шулай итеп, светодиодлы лампочка утны якынча 80 процентка янга калдыра.
Хезмәт итү вакыты да төрлечә. LED 50 000 сәгать чамасы эшләсә, тегесенеке 1000 сәгатьтән артмый.
Шунысы да бар: светодиодлы лампаның утын төрләндерергә: «салкын» (зәңгәрсу) һәм «җылы» (саргылт) төсләргә үзгәртергә мөмкин. Ә гадәти лампочка бер төрле генә яна.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез