Газетага язылу

Сораштырдык: юк-барга акча тотасызмы?

27 ноябрьдә әйбер сатып алудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Максаты – акчаны чамасын белеп кенә куллану, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәклеген искә төшерү. Ә сез юк-барны еш сатып аласызмы?

Сораштырдык: юк-барга акча тотасызмы?

Альбина Яппарова, сәүдә тармагы хезмәткәре (Чаллы):

– Без болай да акчаны кысып тота торганнардан. Шуңа күрә дә юк-бар әйберне сатып алырга тырышмыйм. Кибеткә чыкканда да исемлек төзеп чыгам. Алайса анда күз төшкән әйберләр күп була. Исемлек, өйгә кайткач, нәрсәгә алдым инде моны дип үз-үзеңне битәрләмәс өчен кирәк. Шулай тырышып та акча җиткереп булмый әле. Маркетплейслардан кием алганда да башта сайлап куям. Заказны берничә көн узгач кына бирәм. Шул вакыт аралыгында уйларга вакыт кала. 2 көн элек бик кирәк дип сайлаган әйбереңнең бүген инде кирәге дә калмаска мөмкин. Сатып алу эшләренә җитди карыйм, һәр сум исәптә.

Илнар Хәбибуллин, газ хезмәткәре (Арча):

– Мин балык тотарга йөрергә яратам. Ә андагы кармаклар, батыргычлар, калкавычлар гел кирәк. Быел кышын да балык тотарга ияләндем. Анысы тагын да кыйммәткә төшә. Балыкка йөрергә дип алынган моторлы көймәм дә, «Нива»м да бар. Хатын-кыз күзлегеннән караганда, бу – юкка акча сарыф итү. Ә балык җене кагылганнар аларсыз булдыра алмый. Шуңа да әйберләрне алып, күпмедер вакыт узгач кына, хатыныма әйтергә тырышам. Тулаем алганда кибеткә ипи белән сөткә чыгып, бер кәрзин әйбер төяп кайта торган гадәтем юк. Йортка кирәк булган техника, җиһаз сатып алганда да алдан сөйләшеп, сайлап эш йөртәбез.

Айгөл Әһлиуллина, хуҗабикә (Биектау):

– Юк-барны сатып алып үкенеп йөрүче кешеләрнең берсе инде мин. Берәүләр спиртлы эчемлекләр яки тәмәкегә бәйлелектән интексә, минем чирем – маркетплейслар. Төннәр буе шуларны актарып ятам. Ярый ла карап кына калсам, күп вакытта заказ да бирәм. Товар килгәнче уйланырга вакыт булса да, шуларны сатып алып кайтам. Ул минутта һәр әйбер миңа кирәк кебек. Кайберләре тартмасыннан да чыкмый кала. Ирем күрмәсен дип, авылга әниләргә кайтарам, дус кызларыма бүләк итәм. Миңа һәрвакыт нәрсәдер сатып алырга кирәк, бу авыру микән әллә дип уйлаган чакларым да булгалый. Бәлки эшкә чыккач үзгәрермен. Көннәр буе балалар белән өйдә утырып, әйбер сатып алудан тәм табам. Үземнең бу адымымны аңлатып та бирә алмыйм.

Ләйсән Васыйлова, химия укытучысы (Казан)

– 2–3 ел инде без акчаны бик кысып тотабыз, юк-бар әйбер сатып алмыйбыз. Башта үз алдыбызга гомрәгә барабыз дип максат куйдык. Үткән ел хыялыбызны тормышка ашырдык. Хәзер олы хаҗга барырга җыенабыз. Шуңа да кирәк булган әйберне генә сатып алабыз. Акча туплыйбыз. Балаларга да артык кием алмыйбыз. Абыйсыннан калганны кечкенә улыма киертүдән дә баш тартмыйм. Бездә 2–3 кроссовка, берничә куртка сатып алу гадәте юк. Тузганнан соң гына яңасын алырга мөмкинбез. Кибеткә азык-төлек алырга барганда да исемлек төзеп барам. Элек ярмаларны күпләп алып кую гадәтем бар иде. Хәзер аларны да ике каптан арттырмыйм. Бәлки, бу дөрес тә түгелдер. Ләкин шулай экономияләргә тырышам. Акчаны кысып тотмасаң, җиткерерлек түгел. Балаларны да әйберне исраф итүдән сакланырга өйрәтәм.

Фирдәүс Фәйзуллина, иминият тармагында эшләүче (Балык Бистәсе):

– Юк-бар әйбер – нәрсә соң ул? Хатын-кыз буларак мин матур киенергә, бизәнү әйберләре алырга, зәркән эшләнмәләренә акча тотарга яратам. Минем өчен бу мөһим. Ир-атлар мине аңламаска да мөмкин. Алар өчен муенсалар, беләзекләр юк-бар әйбергә керә. Шәхсән үзем ирләрнең балыкка, ауга йөрүләрен аңламыйм. Бер балык та тотып яки куян да аулап кайта алмаганнарына, ничә төрле әйбер сатып алалар. Кибеттән алып кайтып ашаган балыгың арзанракка төшә. Шуңа күрә бу сорауга төрле яклап килеп була. Кемгәдер мөһим булган әйбер икенчеләр өчен юк-бар буларак кабул ителә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре