– Кеше көлдереп йөрмәгез, иң хутлысы шушы гәлүш инде! – ди бабай. Балалар аннан да ныграк кычкырып көлеп җибәрде.
– Ужыс бит бу, моны киеп урамнан йөрергә оялам, – дигән була кызым.
– Ә-ә-әй, әле моның эченнән йон оекбаш киеп куйсаңмы! – дип елмаеп, әтигә карыйм. Бөтен кешедә юк иде бит әле ул!
...Авылда аш уздырабыз. Элек ашка чып-чын әбиләр йөри иде бит, име? Чып-чын, диюем – инде шактый олыгайган, ак яулыгын ияк астына төенләп бәйләгән, өстеннән ак мамык шәл бөркәнгән, чәчәкле чуар күлмәк кигән әбиләр иде ул. Күлмәкләре әбизәтелне кесәле! Анда кулъяулыкка төреп салган сәдакалык тимер акчалар булыр.
Миңа 13–14 яшь. Коръән укыласы йортта табын корылган, өйгә бәлеш исе таралган. Токмач куерып бетә инде дип, борчылып, нәнә ишекле-түрле йөри. Тәрәзәдән карап, кунакларыбызны көтәбез. Әнә парлап ике әби килә. Әһә, Рәшидә апай белән Әнвәр апай болары! Аларны каршы алырга йөгерәм. Аякларында – әйбәткә генә кия торган кызыл эчле кап-кара, ялтырап торган гәлүш. Кул биреп күрешкәч, әбиләр таныгандай итә.
– Ә-ә-ә, син Диниянең олы кызы бит әле. Балам, менә бу гәлүшемне ераграк алып куй әле. Кеше җыелса, буталыр, яңа бит. Эченә тамга да салмаганыем. Шул үзең белгән җирдән алып бирерсең аннары, – дип, гозерен җиткерә.
Шул үзем белгән җиргә әбинең өс киеме дә яшерелә. Коръән укылып, кунаклар табыннан кузгалгач, син үз өстеңә җаваплы итеп алган әбиеңне озатырга да тиеш әле. Теге үзең белгән урыннан киемнәрен алып киертәсең, гәлүшен табып бирәсең, сәдакага өләшкән вак-төяк әйберләрен, тәсбихын кулына тоттырып, өстән шәлен бөркәндереп җибәрәсең.
Һәрвакытта да алай ансат кына узмый аш дигәннәре. Кайвакыт берәр әбинең гәлүшен, ялгышып, икенче бер әби киеп китә. Аштан соң хуҗаларга тагын бер бурыч йөкләнә: шул гәлүшне иясенә табып бирергә кирәк була. Тегесеннән сорыйсың, монысыннан белешәсең, гәлүш табылмый. Табылмаса, эшләр харап, ул әби аннары ахирәтләренә сөйләячәк.
– Фәләннәргә ашка баргач, берсе өр-яңа гәлүшемне киеп китте, тәки табылмады шул, әрәм булды, – диячәк. Ә син алар капка төбеннән узып китәргә дә оялачаксың, теге кызыл эчле гәлүш синең йөзеңә дә кызыллык китерәчәк. Син җаваплы әби югалткан бит аны, ызначит, синең дә гаебең бар. Инде сораштыра торгач, теге югалган кадерле аяк киеме табыла, һәрберсен үз хуҗасына кайтарып бирәсең. Инде башка беркайчан да бу хатаны кабатламаска сүз бирәсең! Икенче тапкыр ашка килгәндә ничек тә күз-колак булырга тырышасың.
Безне шактый тәрбияләгән кызыл эчле кара гәлүшләр... Бер көнне нәнә белән сөйләшкәндә, аларның да берничә төрле булуы искә төште. Кыска, түгәрәк йә очлы башлы үзбәк гәлүшләре инде соңрак биегрәк булып чыга башлаган, безнең буын белгән яшьрәкләре. Хәзер авыл өенең баскыч төбендә теге затлы гәлүшләрне үз гомереңдә күрмәгән заманча гәлүшләр тезелеп тора. Әбиләр дә ашка сапоги ише матур аяк киеменнән йөри. Алай да, сагындырып кына булса да, балачакны искә төшереп, ашка теге кызыл эчле кара гәлүш килеп баса кайчак...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез