Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаныбыз – Россия, йортыбыз – Татарстан» күргәзмәсен ачуда катнашты

Бүген Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында, «Ватаныбыз – Россия, йортыбыз – Татарстан» мультимәдәни күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә комплекслы проект булып тора, ул тарих, мәдәният, мәгариф һәм үткәннең героик битләре аша республиканың төп кыйммәте — аның күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм дуслыгы турында сөйли. Тантанада катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Күргәзмә 14 тематик экспозиция тумбасыннан тора һәм Россия халыкларының бердәмлеге елына, Татарстанның күпмилләтле хәрәкәте тарихына, республика үсешенә үз өлешләрен керткән төрле халыклар вәкилләренә багышлана, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, Татарстан Халыклары дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эше турында сөйли.

Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы ачылыш алдыннан күргәзмәне карап чыкты, оештыручылар белән аралашты, аны әзерләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән мөрәҗәгать итеп, Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, һәм бу күргәзмә бердәмлекнең уртак тарихтан, реаль эшләрдән һәм көндәлек багланышлардан барлыкка килүен ачык күрсәтә, дип билгеләп үтте.

"Илдә шундый тату күпмилләтле халык яши торган һәм шундый халыклар Ассамблеялары төзелгән регионнар аз, Татарстан бу яктан башка субъектлар өчен үрнәк. Без һәр этносның иң яхшы сыйфатларын, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышып, аларны Татарстанда яшәүче яшьләргә тапшыру өчен чаралар һәм очрашулар үткәрәбез. Бу да зур миссия", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре